Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы Шүрәлегә бирелгән патентны юкка чыгаруны сорап хат юллаган


"Шүрәле" балетыннан күренеш
"Шүрәле" балетыннан күренеш

"Роспатент" оешмасыннан җавап нинди булыр – билгесез.

"Роспатент"ка юлланган хат Дөнья татар яшьләре форумының социаль челтәрләрендә басылып чыкты. Форум вәкилләре фикеренчә, халык иҗаты әсәрләре аерым авторларның хокукына ия була алмый.

— Бу көннәрдә Казаннан бер оешма (сүз "Национальные игрушки" ширкәте турында бара – Азатлык) татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә маташканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе "Әкият" дәүләт курчак театрына килде инде, — ди яза форум. — Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, "Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында" федераль канунының IIнче бүлеге, 8нче маддәсе нигезендә халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый.

Форум шулай ук урыс телендә "Роспатент" оешмасына хат язган, алар "Национальные игрушки" ширкәтенә бирелгән лицензияне гамәлдән чыгаруны сорый.

— Быел җәй "Национальные игрушки" ширкәте Шүрәле, Су анасы, Кар кызы кебек татар халык әкиятләре каһарманнары исеменәрен теркәгән. Болар барысы да татар фольклоры үрнәкләре, ә аларга лицензия алган ширкәт "патент кәрләсе" кебек эш итә. Моннан тыш бу ширкәт Алтынчәч, Убырлы карчык кебек тауар тамгаларын теркәргә тели. Ширкәт инде Казан театларына ярты миллионлык дәгъва белдерә башлаган. Бу татар җәмәгатьчелеген борчыга салды.

Бу каһарманнарга, сүзләргә бирелгән лицензияләрне гамәлдән чыгаруны сорыйбыз. Бу канунны бозу, — диелгән хатта.

Хат "Роспатент"ның җитәкчесе Юрий Зубовка юлланган.

  • Моңа кадәр "Национальные игрушки" ширкәте "Әкият" курчак театры 500 мең сум түләргә тиеш дип дәгъва җибәрүе турында мәгълүм булды. Бу мәсьәләне җәмәгатьчелеккә "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев җиткерде.
  • Бу белдерүдән соң татар әкиятләре каһарманнарының исемнәрен тауар билгесе буларак теркәгән "Национальные игрушки" ширкәте җитәксесе Искәндәр Әсәнов "Әкият" дәүләт курчак театрына аларны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә дә риза булуын әйтте.
  • "Әкият" курчак дәүләт театры хокукларын мәхкәмәдә яклаячакларын әйтте.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG