"Бушмак"ларга ихтыяҗ зурдан

Гыйрак журналисты Мунтазыйр әл Зәйдинең АКШ президенты Бушка аткан башмакларга ихтыяҗ артты. 271-нче модельле аяк киеме, хәзер "Bye-bye Bush" дип аталачак.
Әлеге вакыйгадан соң, "Байдан Аяккабыҗылык" ширкәтенең җитештерү күләме бермә-бер артып киткән. Сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен "Байдан" ширкәте төннәрен дә эшли башлаган.

Гыйрак журналисты Әл Зәйдинең башмагын салып Бушка ыргытуы, дөньяда зур кайтаваз тудырды. Вакыйгадан соң, әл Зәйди кулга алынганда атылган башмаклар юк ителде. Аннары бу башмакларның төрек малы булуы мәгълүм булганнан соң, Гыйракта бу башмакларга ихтыяҗ артты.

Ширкәт төннәрен дә эшли

Дөньяда тавыш куптарган бу башмакларга охшаш аяк киемнәрен меңләгән кеше сатып ала башлаган. Башмак җитештерүче "Байдан" ширкәте, шушы аяк киемнәренә булган ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен ширкәт җитәкчелеге яңа эшчеләр алачагын белдерде. Дөньяда глобаль икътисади кризис сәбәпле, эшчеләр эш урыннарыннан чыгарылган вакытта, ширкәт тагын өстәмә 100 эш урыны булдыра.

Шулай итеп, икътисади кризис шартларында бик күп ширкәтләр авыр хәлдә калганда, АКШ президенты бер ширкәтнең уңыш казануына сәбәпче булды.

Ширкәт хуҗасы Рамазан Байдан бу үзгәрештән шактый канәгать. Ул башмак ату вакыйгасын ТВ-дан караганда аптырашта калган. "Башмакка игътибар белән күз салгач, үзебез җитештергән малыбыз булуын аңладым. Мин 1999 елдан бирле башмак сәүдәсе белән шөгыльләнәм. Башмакларның тышкы кыяфәтен дә мин үзем ясыйм", ди Байдан.

Байдан башмак вакыйгасының үз сәүдәсенә уңай тәэсир итүен белдерә. Сатып алучыларның 40%-ы вакыйга булган Гыйрактан килсә, аннан кала башмакларны Европа Берлеге һәм АКШ-тан да сораучылар бар. Ил эчендә дә башмакларга ихтыяҗ шактый арткач, күп кенә җирле кибетләр бу аяк киемнәрен үзләрендә сатарга тели.

"Tынычлыкка сәлам"


Бушка атылган башмакны 1999 елдан бирле җитештерелүен белдергән Рамазан Байдан: "Бу аяк киеме 271 модель дип атала иде. Ләкин әлеге вакыйгадан соң бу башмакны "Bye-bye Bush" дип атый башладык", диде.

Бу модель хәзер "Barışa Meraba", ягъни "Тынычлыкка сәлам" шигаре белән киләсе атнадан сатып алучыларга таратылачак икән.

Буш һәм башмак

Your browser doesn’t support HTML5

Буш һәм башмак