Депутат Горинов мәхкәмәдә сугышка каршы чара оештырган

Алексей Горинов, архив фотосы

2022 елның июлендә Алексей Горинов гаскәр турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде. Былтыр аңа камерадашлары белән сөйләшкән сүзләре өчен террорчылыкны аклау турында тагын бер яңа эш ачылды. Әлеге эш белән бәйле утырышта депутат сугышны туктатырга чакырган плакат тотып торган.

Владимир шәһәрендәге мәхкәмәдә Мәскәү депутаты Алексей Гориновка ачылган яңа җинаять эше карала башлаган. Бу хакта "Медиазона" җиткерә.

Моңа кадәр гаскәр турында "фейклар" таратуда гаелпәнеп җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Гориновны хәзер "террорчылыкны аклауда" (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Ә моңа аның камерадашлары белән Кырым күперен шартлату һәм Украинаның "Азов" батальоны турында сөйләшүе сәбәпче булган.

"Медиазона" искәртүенчә, камерадашы Гориновка Украина ягында "бандерачылар" гына сугыша, дигән. Моңа җавап итеп Горинов анда Украина кораллы көчләре сугыша дип әйткән. Бу исә яңа җинаять эшендә гаепләү нигезенә яткан сүзләрнең берсе булган.

Мәхкәмә барганда Гориновны читлеккә утыртканнар. Ул анда "Үтерергә җитте. Сугышны туктатыйк" дигән плакат тотып торган.

Приставлар әлеге плакатны тартып алмакчы булган, ә Горинов аларга башта тартып алу турында акт төзергә тиешсез дип әйткән.

  • 2022 елның июлендә Мәскәү депутаты Алексей Горинов армия турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде. Бу — Русия армиясе турында фейк тарату маддәсе нигезендә чыгарылган беренче хөкем карары булды. Ул Красносельский бүлгесе депутатлары җыенында чыгыш ясаган өчен хөкем ителгән иде.
  • Террорчылыкны аклау турындагы эш исә аңа 2023 елның көзендә ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!