Дума "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга бер адым ясады

"Талибан" вәкилләре Казанда, архив фотосы

Русия хакимиятләре мәхкәмә террорчы дип тапкан оешмаларның исемлеген алып бара. Әлегә кадәр бу исемлеккә кергән оешмаларны аннан чыгару механизмы юк иде. Бүген кабул ителгән канун өлгесенә ярашлы, оешмаларны исемлектән мәхкәмә карары белән чыгара алалар. 

Бүген, 17 декабрьдә, Русия Думасы оешмаларны террорчы оешмалар исемлегеннән чыгару механизмы булдыручы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте, дип җиткерә "Коммерсантъ".

Документка ярашлы, әгәр оешма террорчылыкны пропагандалаудан, аклаудан һәм хуплаудан туктаган икән, аны террорчы исемлегеннән мәхкәмә карары белән чыгарырга мөмкин.

Думага документны карауга 25 ноябрьдә керттеләр. 10 декабрьдә депутатлар аны беренче укылышта кабул иткән иде.

Русия хакимиятләре мәхкәмә карары белән террорчы дип табылган оешмаларның исемлеген алып бара. Шулай да әлегә кадәр бу исемлеккә кергән оешмаларны аннан чыгару механизмы юк иде.

Шул ук вакытта Русия хакимияте вәкилләре, шул исәптән президент Владимир Путин Әфганстан белән җитәкчелек итүче "Талибан" хәрәкәтен террорчы оешмалар исемлегеннән чыгару ихтималы турында берничә тапкыр әйткән иде.

Путин хәтта хәрәкәтне террорчылык белән көрәштә Мәскәүнең беректәше, дип тә атады. Талибларның вәкилләре Русиягә килде, ә Русия эшлеклеләре, шул исәптән Сергей Шойгу Әфганстанга барды. Шулай да оешма әле дә террорчылар исемлегендә кала бирә.

Кичә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров террорчы оешмалар исемлегеннән Сүриянең "Хәят Тәхрир әш-Шам" оешмасын чыгырарга чакырган иде. Бу Мәскәү белән дус булган Бәшәр Әсад режимын берничә көн элек бәреп төшергән кораллы оппозициянең алдынгы көчләреннән берсе. Кадыров Сүриянең яңа хакимиятләре белән диалогны җайга салырга кирәк булуын белдерде. Шул ук вакытта соңгы мизгелләргә кадәр Русия хакимиятләре Әсадның дошманнары турында террорчылар дип сөйли иде.

Хәзер риторика үзгәрде, Мәскәүнең яңа хакимиятләр белән элемтәдә булуы, хәтта Русиянең Сүриядәге үз хәрби ныгытмаларын саклап калу турында килешергә өмет итүе хәбәр ителде.

Русия хакимияте вәкилләре (Кадыровтан башкалар) "Талибан"нан аермалы буларак, әлегә "Хәят Тәхрир әш-Шам"ны террорчы оешмалар исемлегеннән чыгару ниятләрен белдермәде. Оешма АКШта да террорчы дип табылган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!