Энергодар шәһәрендә Русия куйган җирле депутатлар шурасы башлыгын шартлатканнар

Энергодар

Украинаның Запорожье өлкәсе Энергодар шәһәрендә Русия куйган җирле депутатлар шурасы башлыгы Андрей Короткий шартлатылган. Ул хакта Украинаның Баш күзләү идарәсе дә, Русиянең Тикшерү комитеты да хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразынча, 4 октябрь иртәсендә билгесез затлар Короткийның машинасына үзләре ясаган шартлаткыч матдә урнаштырган. Украина күзләве тараткан видеодан күренгәнчә, машина хәрәкәт итә башлагач та шартлаган. Короткий алган җәрәхәтләрдән соңрак хастаханәдә үлгән.

Русия хакимияте вәкилләре Короткийны "шәһәр шурасының элекке рәисе" дип тасвирлый. Шулай ук, ул Запорожье АЭСының сак хезмәте башлыгы һәм "Бердәм Русия" әгъзасы да булган. Украина ягы тараткан мәгълүматларга күрә, ул хәрби җинаятьләр кылуда катнашкан, оккупациядәге украиннарга карата репрессияләр үткәргән, шулай ук, Русия армиясенә теләктәшлек күрсәтеп төрле чаралар да оештырган.

Русия Тикшерү Комитетының Запорожье бүлеге кеше үтерү һәм шартлаткыч матдәләрнең кануни булмаган әйләнеше турында җинаять эшләре ачкан.

Энергодар шәһәре 2022 елның 4 мартыннан бирле Русия оккупациясендә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!