Русиянең Украинага басып керүе яшәешнең төрле өлкәләренә тәэсир итте. Бу кешеләрнең тәңкәсенә тигән мобилизация белән дә, бер-бер артлы үлемнәр, кулсыз-аяксыз кайтучылар саны арта баруына гына бәйле түгел. Тормыш кыйммәтләнде, азык-төлеккә, төрле хезмәтләргә бәяләр күтәрелде, социаль тармакларга дигән акчалар кимеде, сугыш алып баруга күп акча тотыла. Медицина, мәгариф, мәдәнияткә дигән акчалар киселде.
Медицинага килгәндә, сугыш башлану белән төрле препаратлар сатудан юкка чыкты. Чит ил фармацевтик ширкәтләрнең шактые Русиядә дару җитештерүне туктатты, базардан китте. Кешеләр Русиядә булдырылган аналогларның сыйфаты ул кадәр югары түгел дип зарлана. Мәсәлән, яман шештән дәвалану өчен, операциядән соң уза торган реабилитация вакытында "Tamoxifen" даруы эчелә. Гадәттә аны куллану берничә елга сузыла. Менә шул даруны да Русиядә сатып алу авырлашты. Шуңа күрә соңгы ике елда бу препаратны кешеләр таныш-белешләр аша Төркиядән алып кайтартырга тырыша. Ул рецептсыз сатыла.
Яман шеш белән авыручылар бер яктан оператив ярдәм алу кыен, хастанәләрдә чират зур дип зарлана, икенче яктан булган препаратларның тәэсире начар, дарулар сыйфатсыз дип әйтә. Барысының да чит илдән дару кайтартырга мөмкинлеге юк. Бу кыйммәткә дә төшә.
Гөлнара Хәкимованың (исемен үзе соравы белән үзгәртелде - ред.) әтисе дә, әнисе дә яман шеш белән чирли. Башта куркыныч диагнозны әтисенә куйганнар, аннары — әнисенә. Алар Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яши. Биш ел элек гаилә башлыгының хәле начарлана башлагач, зур авырлык белән моның сәбәпләрен ачыклаганнар. Туры эчәктә яман шеш барлыкка килгән дип әйтә аларга табиб. Ул вакытта чирнең беренче стадиясе була, барысы да дөрес башкарылса, чирне җиңеп була дип ышандыралар аны. Бүген хәлләр мөшкел — чир азган, тәнгә метастазалар таралган, яман шеш чирнең бишенче дәрәҗәсенә җиткән. Гөлнара бу хәл бары тик табиблар намусында дип саный.
Әтисенә авыр диагноз куюга ярты ел узмый Гөлнараның әнисендә дә чир табыла. Табиблар: "Әниегезнең күкрәгендә шеш, күкрәкне кисәргә кирәк" дип әйтә. Бер гаиләдә берьюлы ике чирле кеше, икесе дә гомере өчен көрәшә. Бу бик авыр бирелә дип сөйләде Гөлнара Азатлыкка.
Әлмәт һәм Казан онкология хастаханәләрендәге хәлләр, психологик яктан нинди каршылыклар аша узарга туры килүе турында Гөлнараның сөйләвен тәкъдим итәбез.
Диагнозны куюда каршылыклар
Озак кына диагноз куя алмадылар
— 5 ел элек әтинең хәле китә башлады. Эче авыртты. Ул сәламәт тормыш алып бара торган кеше үзе, кинәт кенә чирли башлады. Әлмәттәге табибларга күренде, терапевт берни тапмады. Хирургка барыгыз, диде. Ә ул укуда булып чыкты, бер ай көтәргә туры килде, анысы яңадан анализлар бирдертеп терапевтка җибәрде. Тагын бер ай узды. Терапевт ваемсыз гына, бәлки, онкологка күренерсез, диде. Ә ул үзе чирли, эштә юк. Яңа еллар башлана. Тагын сузылды. Ә әтинең хәле яхшырмый. Басым ясап диярлек тикшерүне җентекләп уздыруны сорадык. Озак кына диагноз куя алмадылар. Аннары туры эчәгендә яман шеш бар икәне ачыкланды. Күңелсез диагноз. Казанга юллама бирелде. Тикшерелү, операция шунда булырга тиеш иде. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, пандемия башланды. Буталчык. Авыруларны ничек кабул итәчәкләр, операция буламы, юкмы — беркем берни белми. Әтигә операцияне тизрәк ясатырга кирәк иде, тик гел каршылыклар чыгып торды. Авырый башлагач табибларга мөрәҗәгать итүдән соң бер ел узгач кына операция булды, без вакытны югалттык чынында. Бу табиблар әтине әле берсенә, әле икенчесенә тибеп йөрү аркасында булды.
Әни белән хәлләр болайрак булды. Ул да үзен начар хис итә башлады. Әтигә диагноз куйганнан соң ярты ел узгандыр. Әлмәттәге терапевт аны карады да маммологка җибәрде. Тикшерделәр дә Казанга юллама бирделәр. Анда бик төгәл эш ителде. Табиб билгеләнде, кайчан килергә, операция кайчан ясала — барысы да төгәл аңлатылды, башкарылды. Буталчык булмады, тегендә, монда йөртмәделәр. Анысына рәхмәт.
Табибларның ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы
Табиб өч айда ни үзгәрсен инде дип булганнарны күчереп язып утырган булып чыкты
— Әти үзе төгәл, тәртип кешесе. Табиб нәрсә әйтә — шуны төгәл итеп, аларга ышанып башкара. Күңелне кырган күренеш — табибларның үз эшләренә, авыру кешеләргә ваемсыз караулары. Әти операциядән соң һәр өч ай саен табибларга күренеп торырга тиеш. Протокол шундый. Әтигә операцияне Казанда ясадылар, ә дәвалану Әлмәттә, шундагы онкологка күренеп торырга диелде. Өч ай саен яңадан анализлар тапшырырга кирәк, аны табиб карарга тиеш. Ә табиб өч айда ни үзгәрсен инде дип булганнарны күчереп язып тик утырган булып чыкты. УЗИны да ешрак ясарга тиеш булганнар. Без моны да соң белдек.
Операция узганнан соң да әти кат-кат ниләр ашарга ярый, ниләр катгый тыела, ничек сакланырга — барысын да сораган. Төгәллек белән берни аңлатылмаган. Нәтиҗәдә аның операциядән соң хәле начарайды. Аңа берничә айдан соң стома куярга туры килде. Нәҗес корсактагы трубка аша чыгарырлык итеп куелды. Моны кабул итү бик авыр булды. Табиблар: "Үзегез гаепле, дөрес тукланмагансыз", дип гаепне аңа аудардылар да куйдылар.
"Тагын сузсагыз, эчәкләр шартлаячак"
Мәрәкә моның белән бетмәде. Стома куйдылар, тик мәсьәлә хәл ителмәде. Әти дарулар да эчте, эч авыртуы басылмады. Көчәйде генә. Бер ай узды. Авыртуга өстәп, корсагы да кабара башлады. "Диетаны тотмыйсыздыр" диде Әлмәттәге онкологлар. УЗИ ясыйк, тикшерү уздырыйк диде, әти. "Юк, борчылырлык берни юк, операция кичергәннән соң авырта инде ул корсак" диделәр дә вәссәлам.
Әти ике тәүлек буена реанимациядә ятты, эчен ярдылар, эчен чистарттылар
Әлмәттәге табибларга ышаныч юк дип әни әтине Чаллыга алып китте, түләүле проктологка күренде. Ул аны карады, УЗИ ясады. Кичекмәстән хастаханәгә ятарга, сузсагыз, эчәкләр шартларга мөмкин, диде ул. Әлмәттә моны кабул итәргә теләмедәр, ниндидер хосусый хастаханәдә эшләүче табибка ышанмыйбыз, яткыра алмыйбыз дип карыша башладылар. Ә әтинең югары температура, йөри алмаслык хәлгә җитте. Шуннан гомер буена иң тыныч әни дә түзмичә: "Иремне минем алдымда үтерергә телисезме соң сез?!" дип тавыш куптаргач кына яткырдылар. Әти ике тәүлек реанимациядә ятты, эчен ярдылар, чистарттылар. Ике көн корсагы ярылган килеш ятты. Әни янында булды. Шунда да хәле начарайды. Әнинең басымы белән ашыгыч операция ясадылар.
Әтинең яман шеше дүртенче дәрәҗәгә җитте. Ул янә хастаханәгә эләкте. Аңа ике ел дәвамында анализларыгыз яхшы дип әйтеп килделәр. Хәзер исә дәваларлык берни юк, соң инде, яман шеш бөтен организмга таралган дип әйттеләр.
"Казан табибларына эләгер өчен таныш-белешләр кирәк"
Табибларның әнигә карата мөнәсәбәте яхшы иде. Ул дәваланган маммология бүлегендә табиблар да, шәфкать туташлары да төгәллек белән эшли. Һәрвакыт элемтәдә, карап торалар, киңәшләрен бирәләр. Ашыгыч нидер кирәк булса, бер сорауны да игътибарсыз калдырмыйлар. Маммология бүлегендә эш яхшы куелган дигән хис калды. Бинасы да яңа, шартлары да әйбәт. Әти яткан хастаханә иске, уңайсыз, шул да кешенең кәефенә тискәре йогынты ясый дип уйлыйм.
Казандагы белгечләргә, онкология диспансерына эләгү авыр, сезнең үзегезенең хастанә бар дип кырт кисәләр дә куялар. Казан белгечләренә күренү сират күперен узуга тиң. Таныш-белешләр кирәк.
Гаиләдә бер кеше генә авырса бер хәл булыр иде. Безнең очракта ике кеше булып чыкты. Без чиратлап карарга тырыштык. Без Казанда, әти-әни — Әлмәттә. Безнең өч бала, барысын да ташлап китеп булмый. Әни операция ясатты, аның да реабилитациясе авыр булды. Киселгән күкрәкләр урынына имплант куелды, организм аларны кабул итмәде. Яңадан ясатарга туры килде, яралар озак төзәлми интегә.
Әни минем хәлем әйбәтрәк бит әле дип операциядән соң әтине карарга ашкынды. Әтигә йөрү авыр, аны хастаханәдә чиратлашып карыйбыз. Әни безне алыштырам дип Әлмәткә кайтты, ә аңа берни күтәрергә дә ярамый, ятып торырга кирәк. Сакланып йөрү, чирле мохиттән ерак тору хәерлерәк. Ә ул әти янына кайтты. Ул, бәлки, тизрәк тә аякка басар иде, тик моның өчен дәваланган кеше тынычлыкта яшәргә тиеш. Әнине дә, безне дә әтинең хәле аяктан екты. Аны карарга күп көч китә. Әни әти өчен борчылгач, яралары авыр төзәлә.
Дарулар һәм чыгымнар
Дарулар белән проблемнар булмады. Рецепт языла, алар бушлай бирелә. Шулай да, ниндидер аерым препаратларны сатып алырга туры килде. Русиядә җитештерелгән даруларга шәхсән мин шикләнеп карыйм. Чит ил даруларын алмаштыра торган аналоглар никадәр нәтиҗәле дәвалый — әйтә алмыйбыз. Аны ничек тикшерәсе соң?! Төркиядән кайтарып карадык, тик әти дә, әни дә "табиблар алдамыйдыр әле" дип Русиядә булган даруларны эчик дип карар бирде. Чынында чит илдән кайтарту кыйммәт тә, катлаулы да. Даруларны кайтартыр өчен гел кеше эзлисе.
Шикәр авыруыннан интегүчеләр, Русиядәге инсулинны организм кабул итми, шуңа күрә гел чит илдән кайтартабыз, дип зарлана.
Бушлай медицина бар диләр дә ул, әмма ай саен бер кешегә Әлмәттән Казанга бару, анализлар бирү, УЗИлар узу өчен кимендә 15 мең сум акча кирәк. Ә без — бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, акчаны җиткерү бик авыр.
Чирлеләр арасында яшьләр арта
Яман шеш белән авыручылар күп дигән хис кала, күзгә ташланганы — яшьләрнең күплеге. Генетика диләр, әмма кешегә экология, ниләр ашавы, нинди тормыш алып баруы — барысы да кешенең сәламәтлегенә тәэсир итә. Ә Русиялдә кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе түбән, психологик яктан гел тотрыксызлык. Диагностика ничек һәм кайчан уздырылган — бу да мөһим. Белгечләрнең профессиональ эш итүеннән дә күп нәрсә тора.
Авыручылар күп, шактый кеше әҗәле шуннан булгандыр инде дия дә язмыш итеп кабул итә. Әмма бу бит медицина дәрәҗәсенә дә бәйле факторлар. Кешеләрнең чирен ачыклау, аңа вакытында медицина ярдәмен күрсәтү мөһим. Табибларның әтигә карата ваемсызлыгы аркасында гына без аның үлеп баруын күзәтергә мәҗбүр. Нишләргә, ничек ярдәм итәргә — белмибез.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!