Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары сәламәтлек саклау министрлыгыннан яман шеш диагностикасы өчен акчаларны арттыруны сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республика парламенты рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, яман шеш куркынычын ачыклау өчен ел саен 7000 молекуляр-генетик тикшеренү үткәрергә кирәк. Әмма федераль үзәк ике тапкыр диярлек азрак - 3,8 мең тикшеренү өчен акча бирә.

Башкортстан Дәүләт җыены Русия сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән һәм онкологик авырулар диагностикасын финанслауны яңадан карауны сораган. Бу хакта парламент матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК җиткерә.

Башкортстан депутатлары фикеренчә, күп төбәкләргә яман шешне иртә ачыклау өчен кирәкле акча җитеп бетми.

"Бүген федераль бюджет төбәкләргә бу максатлар өчен акча бүлгәндә бер үк төрле алымны куллана. Акча бүлгәндә яман шеш белән бәйле чын вазгыять исәпкә алынмый. Шуңа күрә кайбер төбәкләргә моның өчен акча җитеп бетми", дигән Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Аның әйтүенчә, яман шеш куркынычын ачыклау өчен ел саен 7000 молекуляр-генетик тикшеренү үткәрергә кирәк. Әмма федераль үзәк ике тапкры диярлек азрак - 3,8 мең тикшеренү өчен акча бирә. Депутатлар диагностика өчен акча бүлгәндә төбәкләрдәге чын вазгыятьне исәпкә алырга тәкъдим итә.

Югары икътисад мәктәбенең сәламәтлек саклау икътисады институты мөдире Лариса Попович әйтүенчә, диагностика һәм дәвалауны оештырганганда җирле үзенчәлекләр исәпкә алынырга тиеш.

"Сәламәтлек саклау өлкәсендә акча җитмәү – гадәти хәл. Бу системга күпме генә акча түкмә – барыбер аз булачак. Яңа технологияләр, дарулар, дәвалау ысуллары барлыкка килә. Әйтик Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ОЭСР) илләрендә сәламәтлек саклауга чыгымнар дәүләт керемнәреннән 1,5 тапкырга, тулаем эчке продукттан ике тапкырга тизрәк арта. Төбәкләрнең үзенчәлекләренә килгәндә, аларны онкология диагностикасында да, башка програмнар әзерләгәндә дә исәпкә алырга кирәк, бу очракта килешәм. Чөнки төбәкләрдә демографик, икътисади һәм социаль вазгыять төрле. Шуңа оештыру һәм финанс схемалары һәр төбәктә үзенеке булырга тиеш", ди Попович.

Шул ук вакытта белгеч әйтүенчә, яман шешне иртә ачыклау акчалар җитәрлек булуга гына бәйле түгел. Яман шешнең кайбер төрләрен молекуляр-генетик ысул белән ачыклап булмый, алар очраклы ачыклана, ди ул. Лариса Попович әйтүенчә, проблемны бөтен яклап хәл итү өчен, авыруларның үзләрендә җаваплылык хисе булдыру кирәк, алар диспансеризация, скрининг кебек тикшерүләрне даими узарга һәм яман шеш авырулары куркынычы турында белергә тиеш ди ул.

  • Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Күптән түгел БР бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG