11 май кичендә Швециянең Мальме шәһәрендә Евровидение җыр бәйгесе узды. Бәйгедә җиңүне Швейцария вәкиле Nemo яулады. Ул "The Code" җырын башкарып, 591 балл җыйды.
Немо Меттлерга (иҗади тәхәллүсе — Nemo) 24 яшь. Күптән түгел Nemo матбугатка биргән әңгәмәдә үзен бинар булмаган персона буларак танытты. Аның сүзләренчә, "The Code" җыры нәкъ аның үзен эзләве турында.
Җиңүе билгеле булгач, Немо рәхмәтен белдереп, "бу бәйге үз вәгъдәсенә туры калып, тынычлык өчен торачак дип өметләнәм" дип белдерде.
Икенче урынны Хорватия вәкиле Baby Lasagna (чын исеме Марко Пуришич) алды. Ул Rim Tim Tagi Dim исемле җырын башкарып, 547 балл яулады. Хорватия башкаручысы алдан ук фаворитларның берсе санала иде, аның белән җырны бөтен зал кушылып башкарды.
Өченче урынга исә Teresa & Maria җыры белән Украина җырчылары Alyona Alyona (Алёна Савраненко) һәм Jerry Heil (Яна Шемаева) лаек дип табылды. Җырның мәгънәсе — хатын-кызларның җиңү өчен берләшүендә, дип аңлата башкаручылар.
Дүртенче урынны Франция вәкиле алды, беренче бишлекне исә Израил тәмамлады. Аңа бәйле низагны алга таба аңлатабыз. Барлык башкаручыларны кыскача исә биредә тыңлап була:
Израил катнашуы
Быелның төп низагы чарада Израилнең катнашуына бәйле булды. Билгеле булганча, узган елның октябреннән бирле Израил Газзәдә "хәрби операция" алып бара (низаг тарихы түбәндә бирелә), аны күпсанлы гади халык үтерүдә гаеплиләр. ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, үтерелгән фәләстиннәр саны 34 800гә якынлаша. Аларның күбесе — балалар һәм хатын-кызлар. Тагын 78,2 мең кеше яраланган. ХӘМӘС Европа берлеге һәм АКШта террор оешмасы дип танылган.
Шул вакыйгаларга бәйле, социаль челтәр кулланучылары Израилне Евровидение чарасында катнаштырмаска өнди башлады. Соңрак бу таләпкә кайбер илләрнең Евровидение оештыручылары һәм катнашучылары да кушылды. Мисал өчен, 2023 елда Евровидениедә чыгыш ясаган La Zarra җырчысы Израилне халыкара музыкаль бәйгедән чыгарырга таләп итте. Исландия һәм Финляндия телевидение вәкилләре дә бу илләрнең Евровидениедә катнашуын Израилне катнашу-катнашмавына бәйле булачагын белдергәннәр иде, әмма ахыр чиктә, алар чарада катнашты.
2022 елда Украинага каршы сугыш башлаган Русияне Евровидение чарасыннан бик тиз чыгардылар, бу ил алып барган агрессия белән аңлатылды һәм киң җәмәгатьчелектә аңлау тапты. Шул вакыйгага сылтап, күп кенә интернет кулланучы Израилне дә чарадан читләштерү дөрес булыр иде дип язды.
Әмма Евровидение оештыручылары Израил алып барган сугыш аның музыкаль бәйгедә катнашмавына берничек тә тәэсир итмәячәген һәм бәйгенең сәясәттән читтә булуын белдерде. Израил барлык таләпләргә туры килә һәм бәйгедә катнаша ала, диделәр алар. Күтәрелгән шау-шу аркасында оештыручылар Израилнең бәйгедән катнашуы турында хәтта махсус аңлату (FAQ — сорау-җавап) формасын да чыгарырга мәҗбүр булды. Анда оештыручыларның сүз иреген һәм протест хокукын хөрмәт итүләре әйтелсә дә, протестларның Израил катнашу-катнашмавына тәэсир итмәячәге әйтелә. "Евровидение" конкурсын оештыручылар Украина белән Газзәдәге сугышлар — икесе ике төрле вазгыять, аларны чагыштырырга кирәкми дип белдерде. Мондый позицияне социаль челтәрләрдә икейөзлелек дип атаучылар да булды.
Узган ел Евровидениедә җиңгән Лорин финал башлануга берничә сәгать кала, бәйгедә Израил вәкиле җиңсә, ул аңа җиңү билгесе булган бәллур микрофонны бирмәячәген, аны сәхнәдә ташлап калдырачагын белдерде. Моны ул Фәлистингә теләктәшлек дип аңлатты.
Нәтиҗә буларак, Израил исеменнән чыгыш ясаган җырчы Эден Голанны финал узган аренага 100гә якын полиция хезмәткәре китергән. Швеция полициясе протестлар аркасында аңа зыян китерергә теләүчеләр булыр дип борчылган.
Евровидение алдыннан һәм аның вакытында Швециядә һәм бәйге узган Мальме шәһәрендә меңнәрчә кеше катнашкан протест чаралары үткәрелгән. Шәһәрдә мөселманнар саны зур (шәһәрдә яшәүчеләрнең һәр алтынчы кешесе мөселман дип санала), анда Фәләстинне яклау хәрәкәтләре шактый актив.
Әйтергә кирәк, Израил чыгышы вакытында залдан сызгырулар күп булды. Телевидение трансляциясендә алар артык ишетелмәсә дә, залдагы журналистлар аларның көчле булганын хәбәр итте. Сызгырулар һәм хупламау тавышлары шулай ук Израил вәкиле илнең балларын игълан иткәндә дә нык ишетелде.
Израил-Фәләстин низагы тарихы кыскача
7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган).
Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34,7 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте.
Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
Газзәдә гади халыкны күпләп үтерү дөнья җәмәгатьчелегендә зур каршылык уятты. Күп кенә илләрдә, шул исәптән АКШ һәм Европа илләрендә, Израил гамәлләренә карата протест чаралары уза, протестчылар үз хакимиятләрен Израилне туктатуны таләп итә.
Нидерланд җырчысын бәйгедән читләштерү
Тагын бер низаг быел Нидерланд башкаручысы Йост Кляйнга бәйле булды. Музыкаль бәйгенең фаворитларының берсе саналган бу башкаручыны финал узасы көн алдыннан гына дисквалификацияләделәр. Соңгы сәгатьләрдә генә финалда катнашучылар саны 26дан 25кә үзгәрде, бу Евровидение тарихында беренче андый очрак.
Йост Кляйнны читләштерү сәбәпләре төгәл билгеле түгел, оештыручылар бары тик аның ниндидер "инцидент"та катнашуы, Швеция полициясенең тикшерү алып баруын белдерде. Нәтиҗәдә, Нидерланд жюри балларын бирүдән дә баш тартты, берничә илнең вәкиле бу читләштерү аркасында үз ил балларын игълан итмәячәген әйтте.
Нидерланд телевидениесенең рәсми вәкиле бу вакыйгага бәйле үз шәрехен җиткерде. Алар сүзләренчә, җырчыны аның рөхсәтеннән тыш төшерә башлаганнар, шуңа күрә ул камерага таба "кисәтү хәрәкәтен ясаган". Камераны тоткан хатын-кыз полиция һәм Евровидение оештыручыларына зарланган, шуңа күрә җырчыны читләштерү карары кабул ителгән.
Бу вакыйга турында соңрак күбрәк билгеле булыр дип көтелә, ләкин интернетта инде имеш-мимешләр шактый тарала. Алар арасында хәтта җырчының Израил башкаручысы белән низаг туган, ул шуңа күрә читләштерелгән кебек версияләр дә бар. Әйтергә кирәк, бу версиягә күрсәткән бернинди факт та юк яки билгеле түгел.
Русиясез һәм Беларуссыз
Инде әйтелгәнчә, Русия Украинага һөҗүме аркасында 2022 елда бәйгедән читләштерелде. Русия моңа җавап итеп Европа тапшыру берлегеннән чыгуын игълан итте. Нәтиҗәдә, ул чарада катнашмый һәм аны Русиядә күрсәтергә хокук та юк. Русия түрәләре моны "файдага" дип белдереп килсә дә — чынлыкта илдә бәйгегә кызыксыну һаман зур, ул күпчелек урыс телле медиа чараларында чагылыш таба.
Беларус исә бәйгедән 2021 елда ук вакытлыча читләштерелде. Моңа сәбәп булып бәйгегә сәяси җыр белән вәкил җибәрергә омтылу булды.
Әмма бәйгедә Русиягә бәйле катнашучылар һаман бар, һәм моңа бәйле өр-яңа низаглар чыга. Шул ук Израил исеменнән чыгыш ясаган Эден Голан гомеренең зур өлешен Русиядә үткәргән булган. Анда аның әтисе эшләгән. Эден үзе "Голос. Дети" тапшыруында катнашкан, һәм хәтта инде Русия басып алган Кырымда узган "Новая волна" балалар фестивалендә дә җырлаган.
Русиядән ул Украинага каршы сугыш башланудан соң ата-анасы белән киткән. Бу факт аны Украинаның "Миротворец" исемлегенә керүенә комачау итмәгән, бу Евровидение финалы алдыннан гына билгеле булды. Бу исемлеккә Русияне хуплаган яки Русиядә чыгыш ясаучы танылган башкаручылар, алып баручылар кертелә.
Грузия вәкиле Нуце Бузаладзега Русиягә сәфәр өчен җавап бирергә туры килде. Бу сәфәрне ул 2023 елда ясаган икән. 27 яшьлек башкаручы аны "шәхси" дип атады, һәм Русиянең аны өчен "басып алучы ил" булуын әйтте. Ул Русиянең эшләргә теләгән "базар" түгеллеген аңлатты. 2020 һәм 2021 елларда Нуца Русиянең дәүләт каналында уза торган "Ну-ка, все вместе!" музыкаль бәйгесендә катнашкан.
Яңа кагыйдәләр һәм Люксембург кайтуы
Быелгы үзгәрешләргә килгәндә, "зур бишлек илләре" (Британия, Франция, Германия, Италия һәм Испания) элекке елларда ярымфиналларда чыгыш ясамасалар да, быел алар кунак буларак чыгышларын күрсәтте. Сәбәбе шунда, элек финалда гына башкаручыларны күргән тамашачы бу ил вәкилләрен җитәрлек ишетеп, аңлап калмый, диелә. Мисал өчен, Германия соңгы бәйгеләрдә, гадәттә, соңгы яки ахырдан икенче урынны алып торды.
Тавыш бирү кагыйдәләре дә үзгәрде. Быел аның вакыты озайтылды. Финалда тамашачылар тавышларын беренче чыгыштан соң ук бирә ала. Моңарчы тавыш бирү барлык җырчылар чыгыш ясаганнан соң гына башланган иде. Ярымфиналларда исә тавыш бирү элеккечә калды.
Бәйгедә катнашмаган илләрдән тамашачылар исә тагын да озаграк тавыш бирә алды. Беренче тапкыр моның өчен мөмкинлек финал көненең башыннан ук ачылды.
Быел җыр бәйгесенә озак паузадан соң Люксембург кайтты. 31 еллык тәнәфестән соң бу ил вәкиле чыгыш ясады. Бу илдән "Fighter" (Көрәшче) җыры белән Тали исемле җырчы җырлады. Соңгы тапкыр Евровидениедә Люксембург 1993 елда катнашкан булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!