Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейрочелтәрләрне өйрәнгән өчен бирелә

Джон Һопфилд һәм Джеффри Хинтон

Аңа АКШтан Джон Һопфилд һәм Канададан Джеффри Һинтон лаек дип табылган.

Физика өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге ясалма нейрон челтәрләр кулланып, машиналарны өйрәтүдәге ачышлары һәм уйлап табулары өчен АКШтан Джон Һопфилдка һәм Канададан Джеффри Һинтонга бирелә. Бу хакта Нобель комитеты хәбәр итте.

Һопфилд ассоциатив хәтер нигезендә нейрочелтәр уйлап тапкан, ул рәсемнәр һәм төрле модельләрне саклый, реконструкцияли ала.

Һинтон исә Һопфилд уйлап тапканнарны фотоларда билгеле бер элементларны тиңләштереп, аларны классификацияләүдә кулланыла ала торган Больцман машинасы ясау өчен файдаланган.

1901 елдан бирле – физика өлкәсендә Нобель бүләге бирелә башлагач та, аңа 224 кеше, шул исәптән биш хатын-кыз лаек дип табылган. Америка физигы Джон Бардин бүләкне ике тапкыр алган. Ә иң яшь премия иясе – Австралиядән 25 яшьлек физик Лоренс Брэгг. Ул әтисе белән берлектә рентген нурлары ярдәмендә кристалларны өйрәнгән.

Кичә, 7 октябрьдә физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк ияләренең исемнәре аталды. 2024 елда бу бүләккә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды. Бүләкне аларга "микроРНК ачышы һәм аларның геннар экспрессиясендә пост-транскрицион көйләү ролен тикшерү" өчен бирәчәкләр.

  • 9 октябрьдә – химия, 10 октябрьдә – әдәбият җиңүчеләре билгеле булачак. 11 октябрьдә Ослода дөнья бүләге җиңүчесен атаячаклар, ә 14 октябрьдә Нобель истәлегенә багышланган икътисад фәне өлкәсендәге бүләккә кем лаек булуы ачыкланачак.
  • Һәр категориядә җиңүчеләргә каралган акчалар – 11 миллион швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!