Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге микроРНК ачышы өчен бирелә

Иллюстратив фото

2024 елда бу бүләккә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды. Физиология һәм медицина өлкәсендә җиңүчеләрне игълан итү Нобель атнасын ачып җибәрә.

Нобель комитеты физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк ияләренең исемнәрен атады. 2024 елда бу бүләккә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды.

Бүләкне "микроРНК ачышы һәм аларның геннар экспрессиясендә пост-транскрицион көйләү ролен тикшерү" өчен бирәчәкләр.

МикроРНК – рибонуклеин кислотасының кыска молекулаларының аерым сыйныфы. РНК – башка молекулалар белән беррәттән күпчелек геннарның активлыгын билгели. Күп очракларда билгеле бер генның организмдагы теге яки бу күзәнәкләрдә актив булып-булмавы нәкъ менә микроРНКдан тора.

2023 елда медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә маҗар галимәсе Каталин Карико һәм американ биохимигы Дрю Вайсман лаеклы дип табылды. Бүләк "COVID-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакциналар ясарга мөмкинлек биргән нуклеозид нигезләре модификациясенә кагылышлы ачышлар өчен" бирелгән иде.

  • Физиология һәм медицина өлкәсендә җиңүчеләрне игълан итү Нобель атнасын ачып җибәрә. 8 октябрьдә – физика өлкәсендә, 9 октябрьдә – химия, 10 октябрьдә – әдәбият җиңүчеләре билгеле булачак. 11 октябрьдә Ослода дөнья бүләге җиңүчесен атаячаклар, ә 14 октябрьдә Нобель истәлегенә багышланган икътисад фәне өлкәсендәге бүләккә кем лаек булуы ачыкланачак.
  • Һәр категориядә җиңүчеләргә каралган акчалар – 11 миллион швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!