Гөлнара Бахаревага янә җинаять эше ачылды. Аңа 7 ел төрмә яный

Гөлнара Бахарева, архив фотосы

"Минем якташлар. Горурланам!" Бу сүзләрдә терроризмны аклау бар дип саный ФСБ вәкилләре. Сүзләр бер ел элек әйтелгән булса да, Чиләбе өлкәсенең Сатки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Бахаревага быел яңа җинаять эше ачылды.

2 октябрь иртәсендә Гөлнара Бахареваның өенә Чиләбе шәһәреннән ФСБ вәкилләре килгән һәм өендә тентү уздырган. Аңа карата терроризмны аклауда җинаять эше ачылган. Тентү вакытында телефоны тартып алынган, чөнки телефон җинаять коралы булып санала. Әле тикшерү эшләре бара. Тиздән ул психиатрия экспертизасын узарга тиеш. Мәхкәмә кайчан — билгесез. Әмма Гөлнара Бахаревага 7 ел төрмә яный. Моны ФСБ вәкилләре дә, Гөлнараны яклаучы адвокат та әйткән.

Тикшерү мәгълүматынча, "Ты не один 74" дигән Telegram-каналда Бахарева сәяси тоткын Алексей Нуриевның туган көне турындагы пост астында урыс телендә өч сүздән торган "Минем якташлар. Горурланам" дип язу калдырган. Нуриев һәм һәм тагын бер фигурант Роман Насрыевны Чиләбе өлкәсе Бакал шәһәрендә шәһәр хакимиятенең хәрби исәпкә алу бүлегенә ут төртү эше нигезендә 19 елга хөкем итткәннәр иде.

Бу фикер калдыруга инде бер ел узып та киткән. Былтыргы гамәлләре өчен ФСБ вәкилләре аның өенә килеп янә җинаять эше ачылуы турында әйткән, тентү уздырган.

Бу хәлләр турында Бахарева "ОВД-Инфо"га сөйләгән.

— Өемә ике кеше килде, ФСБ вәкилләре дип әйтте, үзләре белән ике пүнәтәйне дә иярткәннәр. Алар тентү вакытында карап торды. Эш нидә икәнен аңлатып бирделәр. ФСБ вәкилләре фикер өчен террорчылыкны аклау нигезендә җинаять эше ачкан диделәр. Нинди сүзләр өчен дим? "Минем якташлар" сүзләре өченме? Бу сүзләрнең террорчылыкка мөнәсәбәте бармы дим? Юк диләр. "Горурланам" сүзе өчен диделәр. Бер сүз өчен! Лингвистик экспертиза уздырылган, аның нигезендә бу — террорчылыкны аклау дип чыгарылган.

Бер сүз өчен әле беркемгә дә җинаять эше ачканнары турында ишеткәнем юк иде

Белмим инде, Гинесслар китабына эләгермен кебек, бер сүз өчен әле беркемгә дә җинаять эше ачканнары турында ишетмәдем, — дип аңлаткан Гөлнара "ОВД-Инфо" басмасына.

Шулай уК, ул ФСБ вәкилләре белән булган сөйләшү ничек барганын тасвирлаган.

— Мин ул ФСБ кешеләреннән "Сез Русиянең патриотларымы?" дип сорадым. Алар "Әйе" диде. "Патриотлар булгач, нишләп сез Курскида түгел, ни өчен сугышта окопларда ятып, Русияне якламыйсыз?" дип сорау куйдым. Монда әбиләр, ялгыз хатыннар, пенсионерлар белән буталышып ятасыз, алардан террористлар ясап, аларга көрәшеп яту җиңел шул, — дип сөйләшү турында видео да яздырткан.

Бу Бахаревага ачылган инде икенче җинаять эше. 2023 елда Гөлнара Бахарева ул террорчылыкны аклау турында җинаять эше аша узды инде. Анда да аны сүзләре өчен хөкем иттеләр. "Кырым күпере — кануни хәрби һәдәф", "Останкино манарасын да шартлатырга кирәк" дигән сүзләре өчен ул мәхкәмәдә җавап бирде. Гаебен танымады. Әмма мәхкәмә аны гаепле дип карар чыгарды һәм 400 мең сумлык штраф та салды.

БУ ТЕМАГА: Гөлнара Бахарева: "Җинаять кылмадым, мин гаепле түгел"

Әлегә бу карар үз гамәленә кермәде, чөнки Бахарева аны шикаять итеп йөри. Аның кадәр акчаны түләргә барыбер акчам юк дип сөйләгән иде ул узган ел Азатлык Радиосына.

Ул вакытта Гөлнара аңа карата җинаять эше әләк нигезендә ачылды дип сөйләгән иде. "Донос"ны аның якыннары язган булып чыкты.

Минем өстемнән бер "донос"ны бертуган апам язды

— Минем өстемнән бер "донос"ны бертуган апам язды. Ярый, без фикердәшләр түгел, ди: ул — үзенчә, мин үземчә уйлыйм, әмма ник минем өстемә шакшы сүзләр язарга? Чит кешегә минем турында тузга язмаганны сөйләргә? Тикшерүчеләр аны "бу — сезнең сеңлегез, сез аңа каршы берни әйтмәсәгез дә була, бу — сезнең хакыгыз" дип тә кисәткән. Ул берни сөйләмим, теләмим дип борылып китә ала иде. Әмма юк! Минем кайчандыр хәмер эчкәнемә кадәр бәйнә-бәйнә сөйләгән.

Бу гына түгел — аның кызы да минем өстемнән әләк язган! Аның ахирәте дә. Аларга шул 35-40 яшьләрдер. Сеңлем икебез арабызда булган, икебез генә белгән әйберләрне язган, сөйләгән. Гөлнара апа украин җырларын өйдә җырлый, үзе дә сугышка каршы җырлар иҗат итә дигәнгә кадәр сөйләгән! Менә моны ничек кабул итәсе? Ничек рәнҗемәскә, ничек каргамыйча тыелып калырга? Бик авыр халәт, ниләр кичергәнемне үзем генә аңлыйм. Әмма мин бер әйберне беләм — мин гаепле түгел. Мин җинаятьче түгел, — дип сөйләгән иде ул Азатлык Радиосына 2023 елда.

Гөлнара Бахарева беркайда да эшләми. Пенсиягә яши. Ай саен 19 мең сум алам, ди. Ул ялгызын улын тәрбияли: аңа 12 яшь, ул 6нчы сыйныфта укый. Күптән түгел административ эш нигезендә мәхкәмә аңа 30 мең сумлык штраф салган. Акчаны банк хисабыннан алганнар.

БУ ТЕМАГА: Гөлнара Бахарева: "Мине куркыныч террорчы кебек хөкем итмәкчеләр"

Гөлнара Бахарева элек язган сүзләремнән, фикерләремнән баш тартмыйм ди. Бу минем принципларыма туры килми дип аңлата. Узган ел җинаять эшләре булса да, ул интернетта язган фикерләрен сөртмәгән. Беренчедән, моның белән генә үзеңне яклап булмый, ә икенчедән, мин сугышка каршы фикерләремнән баш тартмыйм, ди ул. Караш, фикер өчен кеше репрессияләнергә, төрмәгә эләгергә тиеш түгел, ди. Мин үземне гаепле дип санамыйм, дип аңлата ул.

Репрессив машина измичә туктамый дип аңладым

— ФСБ "ВКонтакте"да гына утырмый, менә Telegramны да күзәтәләр булып чыга. Әмма мин бит яшеренмим, яшеренгән очракта да аларның бер тырнак астына эләксәң — ычкынам димә. Нәрсәгә бәйләнеп була дип кенә торалар. Шалт итеп тагын капкынга эләктерергә генә торалар. Репрессив машина измичә туктамый дип аңладым, — дип аңлаткан ул журналистларга.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!