Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады

Радий Хәбиров

 "Газпром нефтехим Салават" оешмасында төзекләндерү эшләрен ике-өч көн эчендә бетерәчәкләр, ди ул.

Бүген, 10 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Газпром нефтехим Салават" оешмасында күчмә киңәшмә үткәргән. Кичә оешмага пилотсыз очкыч һөҗүм иткән иде. Хәбиров завод эшчеләренә оешкан төстә эш иткәннәре өчен рәхмәт әйткән. Бу хакта Башкортстан мәгълүмат чаралары яза.

"Кичә чын террор һөҗүме булды. Шунысы мөһим - оешма гадәти тәртиптә эшли. Кичә пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында булган зарардан соң, ике-өч көн эчендә монда зур булмаган төзекләндерү эшләре үтәчәк. Җитештерү күрсәткечләрендә бу бернинди чагылыш та тапмаячак", дигән Хәбиров.

Киңәшмәдә республикадагы алдынгы сәнәгать оешмаларын яклау чараларын көчәйтергә килешкәннәр.

  • 9 майда 13:00 сәгатьтә "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
  • Республика башлыгы Радий Хәбиров "Бу безнең бәйрәмне бозарга тырышу, без провокацияләргә бирешергә җыенмыйбыз", диде.
  • Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!