ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итүенә бер ел: 97 кеше тотык булып кала бирә, Газзә сызыгында 41 меңнән артык кеше үлгән

Газзә ссызыгында җимереклекләр

Шулай ук Газзә сызыгында 100 меңгә якын кеше җәрәхәтләнгән диелә.

Бер ел элек, 2023 елның 7 октябрендә АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме Израилгә һөҗүм итте. Һөҗүмдә Израилдә 1200 кеше үлгән иде, 250 кеше тотык итеп алынды һәм аларны Газзәгә алып киттеләр. Бүгенге көндә 97 кеше әле дә әсирлектә кала бирә, дип исәпләп чыгарганнар.

Журналистлар хисаплавынча, әсирлектән 113 кешене кайтарганнар, шуларның 105ен - тотыклар белән алмашлар вакытында кайтардылар, шулай ук Израилгә 30 тотыкның җәсәде тапшырылды. Израил гаскәре мәгълүматынча, әсирлектә калучыларның өчтән бере инде үлгән, алар хакында әле дә берни билгеле түгел. Туганнары һәм меңләгән израилле хакимиятләрдән ХӘМӘС белән килешү төзеп, тотыкларны кайтаруны таләп итә.

ХӘМӘСнең һөҗүменә җавап итеп Израил Газзә сызыгында хәрби операция башлады, аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү, дип белдерде. Бер ел буе Израил хәрбиләре бары тик радикаль төркемнең инфраструктурасына гына һөҗүм итәбез дип белдерде, ХӘМӘС үз объектларын халык күпләп яши торган урыннарга урнаштыра, тыныч халыкны тере калкан буларак куллана, дип ышандырды.

Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләренчә, Израил һөҗүмнәре аркасында Газзә сызыгында яшәүче 41 меңнән артык кеше һәлак булган. Нигездә бу - балалар һәм хатын-кызлар. Шулай ук 100 меңгә якын кеше җәрәхәтләнгән диелә.

БМО хисаплавынча, Газзә сызыгында яшәгән 1,9 миллион кеше өйләрен ташларга мәҗбүр булган. Газзәдә эшләүче халыкара оешмалар һәм шул исәптән БМО да андагы вазгыятьне һуманитар кризис дип тасвирлый. Ут, ягулык, су, азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле башка тауарлар белән бәйле проблемнар бар.

Дөнья илләренең бер өлеше Израилне Газзәдәге тыныч фәләстиннәрне юк итүдә гаепли. Яз көне Америка университетларын фәләстинне хуплаган чаралар чолгап алды. ХӘМӘС һөҗүменең бер еллыгы алдыннан дөньяның күп илләрендә Фәләстин яки Израил яклы митинглар узды.

ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүме - Якын Көнчыгышта сугышка китерде. 2023 елның 8 октябрендә, ягъни һөҗүмнең икенче көнендә Лүбнәннең "Хизбулла" радикаль төркеме (Израилдә һәм АКШта террорчы дип табылган) Израилгә ракетлар очыртты. Шул чактан бирле Израил-Лүбнән чигендә көн саен диярлек атышлар булып тора.

1 октябрьгә каршы төндә Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Лүбнәннең "Хизбулла" радикаль төркеменә каршы хәрби операция башлады. Аның максаты - "Хизбулла" төркеменең объектларын һәм инфраструктурасын юк итү диелде.

Израил саклану гаскәре әйтүенчә, операция барышында "Хизбулла"ның 30 хәрби җитәкчесе үтерелгән.

Лүбнән саклану министрлыгы белешмәләренчә, Израил атышларында 1,9 меңнән артык кеше, шул исәптән балалар һәм хатын-кызлар үлгән, дистә меңләр кеше җәрәхәтләнгән.

Иран "Хизбулла" лидерларын үтерү өчен үч алу максатыннан Израилгә һөҗүм итте. Күп санлы хәбәрләргә күрә, Израил гаскәре дә җавап бирергә әзерләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!