Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный

Иллюстратив фото

Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады. Жданов  бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.

Кичә, 9 майда, Башкортстанның Салават шәһәрендәге нефть эшкәртү оешмасына төшкән пилотсыз очкычны медиа Украинаныкы дип атый. Украина хәрби белгече Олег Жданов та шундый ук фикердә.

Элегрәк Жданов Украинада мең чакрымга оча ала торган дроннар бар, дигән иде. Ә Украина чигеннән Башкортстанның Салават шәһәренә кадәр ераклык - кимендә 1,3 мең чакрым.

- Берничә атна элек бездә ике мең чакрымга оча ала торган дроннар булуы ишетелгән иде, өч мең чакрымга очардайлары эшләнә диелде. Бу һөҗүмне Украина иминлек хезмәте ясаган диләр. Ул дрон "Лють" (украин теленнән - "ярсу") дип атала. Украина иминлек хезмәте дроннар ясау, аларны җитештерү эшен үзе алып бара, аларның тулы бер департаменты оештырылган, - дип сөйли Жданов.

Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян китермәде. Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур түгел, тик аны арттырып була бит ди.

"Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.

Жданов әйтүенчә, Украина иң мөһим урыннарга һөҗүм итәргә тырыша, әйтик, нефть кудыручы колонналарга. Аларга дрон һөҗүме булганнан соң җитештерү чылбыры тулысынча өзелә яки бозыла, ди ул.

Чикләүләрне исәпкә алганда, нефть эшкәртү заводын торгызу алты айдан бер елга кадәр вакыт алырга мөмкин.

- Чөнки бүген Русия бу җиһазларны үзенә каршы чикләүләр кертүдән тотылып торучы илләрдән сатып алырга мәҗбүр, - ди белгеч.

Хәрби белгеч сүзләренчә Украина иминлек хезмәте махсус Русия икътисадының нефть тармагы объектларына һөҗүм итә. Татарстан белән Башкортстанга яңа һөҗүмнәр булырмы дигән сорауга ул уңай җавап бирә.

Жданов Русия һава һөҗүменнән саклану көчләренә күренми генә бу дроннар ничек шулай еракка оча алуын да аңлата:

- Аларның кулчатыр кебек Русия күген тулысынча каплап торган саклау чаралары юк. Аларның һава һөҗүменә каршы чаралары безнеке кебек үк - урыны-урыны белән генә. Аерым объектларны, аерым шәһәрләрне саклап торырга мөмкиннәр. Аннан соң хәзер Русия гаскәренә һава һөҗүменнән саклау системнары да җитми. Фронттагы гаскәрләрне каплап торыргамы, ил эчендәрәк урнашкан объектларнымы? Шуңа җитми ул. Мәскәү тирәсендә каплап бетерәләр, ә Татарстанга, Алабугага рәхим итеп килегез, сезне беркем бәреп төшермәячәк, чөнки һава һөҗүменә каршы чаралар җитми, - ди ул.

  • Кичә, 9 майда, Башкортстанга беренче тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Ул Салават шәһәрендә "Газпром нефтехим" ширкәтенә ясалды. Җәрәхәтләнүчеләрнең булмавы әйтелде.
  • Татарстанга исә беренче тапкыр дроннар 2 апрель иртәсендә һөҗүм ясаган иде. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!