Һаррис һәм Трамп беренче тапкыр дебатларда очрашты

Дональд Трамп һәм Камала Харрис

Дебатлар 90 минут барды, алар 5 ноябрьдә узасы сайлаулар алдыннан иң әһәмиятлесе дип санала. Намзәтләр миграция, икътисад, Русиянең Украинага каршы сугышы һәм башкалар турында сөйләште.

АКШта президентлыкка намзәтләр: Камала Һаррис һәм Дональд Трампның теледебатлары үтте. Аны Филадельфиядәге Конституцияне өйрәнү дәүләт үзәгендә ABC News телеканалы оештырды.

Дебатлар 90 минут барды, алар 5 ноябрьдә узасы сайлаулар алдыннан иң әһәмиятлесе дип санала. Һаррис һәм Трамп моңарчы бер тапкыр да очрашмады, бер-берсе белән хәтта телефоннан да сөйләшмәде.

Алып баручылар аларга икътисад, абортлар, миграция, хакимиятне тыныч юл белән тапшыру, Израилнең ХӘМӘСкә каршы сугышы (оешма АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган), Русиянең Украинага каршы сугышы, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару һәм сәламәтлекне саклау турында сораулар бирде. Дебатлар вакытында Трамп һәм Һаррис бер-берсен берничә тапкыр ялганда гаепләде.

Русиянең Украинага каршы сугышы турында сөйләшкәндә Дональд Трамп президент булгач бу сугышка бик тиз нокта куячакмын дип кабатлады. Бу хәл мин президент вазифаларына тулысынча керешкәнче үк булачак, дип тә искәртте.

Ул кешеләрне коткарасы килүен, сугышны бетерергә теләвен әйтте. Трамп Украина белән Русия президентларын яхшы беләм, алар мине хөрмәт итә, әмма АКШ президенты Джо Байденны "хөрмәт итми" диде. Байден сугыш башлангач "Путинга хәтта шалтратмады да, ул аның белән ничек сөйләшәсен, сугышны ничек туктатасын бөтенләй аңламый", дип белдерде. Трамп фикеренчә, бу Өченче дөнья сугышына китерергә мөмкин. Путинның атом коралы бар һәм бу хакта беркем дә искә төшерергә яратмый, диде ул.

Камала Һаррис исә Трамп диктаторларга соклана һәм үзе дә диктатор булырга тели дип белдерде. "Дональд Трамп дәүләт иминлеге белән тышкы сәясәт мәсьәләләрендә көчсез һәм хаксыз. Аның диктаторларга соклануы яхшы билгеле, ул беренче көнне үк үз теләге белән диктатор булырга тели".

Путин белән ни рәвешле бергәлектә эш итмәкче буласыз, президентлыкка намзәтләрнең алымнары нәрсәсе белән аерылып торачак дигән сорауга Һаррис: Трамп сугышны "бирешеп" тәмамларга җыена диде. Аның әйтүенчә, АКШ тырышлыгы белән 50 ил Украинага ярдәм итәргә берләшкән. Һава һөҗүменнән саклану системнары, Abrams танклары һәм башка кораллар биргәнгә күрә, Украина ирекле һәм демократик ил булып кала бирә, дип искәртте. "Әгәр Дональд Трамп президент булса, Путин хәзер Киевта утырыр иде", диде ул. Шулай ук "Путинның көн тәртибендә - Украина гына түгел, ул төшке ашка Трампны да ашар иде", дип өстәде.

Август аенда Associated Press-NORC уздырган сораштырудан күренгәнчә, Украинадагы сугышны хәл итү мәсьәләсендә американнар бер намзәткә дә өстенлек бирми. Сораштырылганнарның 40 проценты бу мәсьәләдә президент вазифасына дәгъва итүче ике намзәткә дә ышануын әйткән.

Икътисад турында сөйләшкәндә Камала Һаррис "мөмкинлекләр икътисады" корырга һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә җыенуын әйтте. Шул ук вакытта Трампның "Бернинди планы да юк", чөнки ул "үз мәнфәгатьләрен яклый", диде. Трамп президентлыктан киткәч, үзеннән соң "коточкыч" сәламәтлек саклау тармагы, эшсезлек һәм демократиягә һөҗүм калдырды, диде Харрис. Ул 2021 елда Капитолийга һөҗүмне күз уңында тотты.

Дональд Трамп Һаррисны "марксист" һәм тарихтагы "иң начар вице-президент" дип атады. Минем ниятләрем искиткеч, ә менә Һаррисның планы юк, ул хәзерге президент Джо Байденның програмын гына кабатлый диде. Элекке президент икътисадтагы вазгыятьне коточкыч дип атады һәм югары инфляция булуын әйтте, бу "урта сыйныф, бөтен сыйныф кешеләре өчен дә фаҗига булды", диде.

Миграция мәсьәләсендә сөйләшкәндә Камала Һаррис үзен чик аша наркотиклар һәм корал ташучы халыкара оешмаларны эзәрлекләгән бердәнбер кеше дип белдерде. АКШ Конгрессы миграция сәясәте турында ике фиркале канун өлгесе әзерләгән иде, тик Трамп аркасында бу документны кабул итмәделәр, диде. Һаррис Трампны "мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе урынга сәяси уеннар уйнавын дәвам итә", дип гаепләде.

Моңа җавап итеп Трамп илнең хәзерге җитәкчеләрен АКШка миллионлаган мигрантны үткәрделәр дип гаепләде. АКШка җинаятьчеләрне, урам каракларын һәм террорчыларны уздыралар, бу "иң зур хата", чөнки мондый кешеләр "ил структурасын җимерә", диде.

Моңа җавап итеп Һаррис Трампның үзенә каршы ачылган җинаять эшләре турында искә төшерде: аны дәүләт иминлеге өлкәсендәге, икътисади җинаятьләре һәм сайлауларга тыкшынуы өчен эзәрлеклиләр.

Трамп үзе исә бу җинаять эшләренең барысы да ялган һәм сәясәткә корылган дип белдерде.

Дебатларда абортлар турында да сөйләштеләр. Алып баручы Трамптан абортлар мәсьәләсендә ни өчен карашларыгыз үзгәрде дип сорады. Элекке президент Трамп: "көчләнгән, туганыннан авырга узган һәм булачак ананың гомеренә куркыныч янаган" очракларда аборт ясату тыелмаска тиеш ди. Камала Һаррис исә абортларны тыю хатын-кызларны түбәнсетә, дип белдерде. "Хөкүмәт белән Дональд Трамп хатын-кызларга үз тәннәре белән нишләргә кирәелеген өйрәтмәскә тиеш", диде ул. Һаррис Конгресс аборт ясату хокукын кире кайтаручы канун өлгесен кабул иткәч, аны имзалаячагын әйтте.

Президентлыкка намзәтләр Израилнең ХӘМӘС белән сугышына нинди карашта торуларын да сөйләде.

Камала Һаррис Израилнең саклануга хокукы бар, дип белдерде шул ук вакытта тыныч фәләстиннәр бик күп үлде дип тә искәртте. Аның әйтүенчә, бу сугыш бетәргә тиеш һәм бу ике илнең бергә көн күрүе өчен юллар эзләргә кирәк.

Дональд Трамп исә президент булсам, бу сугыш булмас иде дип кабатлады. Һаррис Израилне күралмый һәм әгәр президент булса, ике елдан Израил яшәүдән туктаячак, диде. Вице-президент исә моны чын ялган диде һәм гел Израилне хуплавын белдерде.

Демократлар да, республиканнар да дебат нәтиҗәләреннән канәгать дип белдерде.

CNNның әлегә кайсы намзәткә тавыш бирергә белмәгән сайлаучылар арасында уздырган экспресс сораштыруында күпчелек Һаррис дебатта җиңде дип белдергән.

SSRSның CNN өчен уздырган сораштыруында сайлаучыларның 63 проценты дебатларда Һаррис яхшырак чыгыш ясады дигән. Сораштыруда 605 кеше катнашкан. Шул ук вакытта икътисад һәм иммиграция мәсьәләләрендә Трампка 20 процентка артыграк тавыш бирелгән.

Поп җырчы Тейлор Свифт дебатларны караганнан соң Камала Һаррис өчен тавыш бирергә карар кылдым дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!