Тикшенерү: 2022 һәм 2023 елларда Русиядә көн саен өч хатын-кыз үтерелгән

Иллюстратив фото

2022 һәм 2023 елларда Русиядә һәр ай саен кимендә 95 хатын-кыз, ягъни һәр көн саен өч хатын-кыз гаиләдә көч кулланудан үлгән.

Русиядә гаиләдә көч кулланган чакта хатын-кызларны үтерү күрсәткечләре тотрыклы рәвештә югары булып кала бирә. 2022 һәм 2023 елларда кимендә 2284 хатын-кыз үлгән, шуларның 93 процентнын партнёрлары үтергән. Бу хакта Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы каршындагы Гаиләдә көч кулланудан зыян күрүчеләрне яклау үзәге тикшеренүендә әйтелә.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Русиядә һәр ай саен кимендә 95 хатын-кыз, ягъни һәр көн саен өч хатын-кыз гаиләдә көч кулланудан үлгән.

Хисап авторлары "үтерү", "аффект хәлендә үтерү" һәм "аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зарар китерү" турында чыгарылган 15 меңнән артык мәхкәмә карарын анализлап нәтиҗә ясаган. Гаиләдә көч куллану белән бәйле җинаять эшләрендә ешрак шушы маддәләр урын алып тора, диелә тикшеренүдә.

Элегрәк Консорциум 2011-2021 еллар өчен белешмәләрне чыгарды. Ул чакта белгечләр үтерелгән хатын-кызларның ел саен диярлек 66 проценты ир-ат туганы яки пары кулыннан вафат булган дип нәтиҗә ясаган иде.

Тикшеренүдә 2011-2019 елларда Башкортстанда 555 хатын-кызның гаиләдә көч кулланудан үлүе әйтелде. Ул төбәкләр арасында икенче урында тора. Беренче урында исә Мәскәү (574 хатын-кыз). Татарстан исә бу исемлектә 11нче урында тора иде, республикада гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып ул чакта тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлүе әйтелде.

2020 елдан 2021 елга кадәр, пандемия һәм үзизоляция чорында хатын-кызларны үтерү турындагы хөкем карарлары арасында гаиләдә көч куллану сәбәпле булганнарының саны 71 процентка җиткән диелде.

Яңа тикшеренүдә исә Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә гаиләдә көч куллану артканмы икәнен ачыкларга теләгәннәр. "2022-2023 елларда "махсус хәрби операция"дә катнашучылар кулыннан хатын-кызлар никадәр еш үлгән икәне турында нәтиҗә ясау мөмкин түгел, аларның саны анализ өчен аз булып чыкты", диелә тикшеренүдә.

Хисап атворларыннан берсе һәм адвокат Мари Давтян хакимиятләрнең сугышка тоткыннарны күп җәлеп итү сәясәте киләчәктә фаҗигаи нәтиҗәләргә китерәчәк һәм бу вазгыятьтә иң якланмаган кешеләр - балалар һәм хатын-кызлар булачак, дип белдерә.

  • Хәзерге вакытта Русиядә өйдә көч куллануга каршы нигездә дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Әйтик "Насилию.нет", "Сёстры", "Инго" һәм башкалар. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән читләште. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.
  • Сораштырылган русияләрнең күпчелеге - 89 проценты Русиядә өйдә көч кулланган өчен җәза бирүне күз уңында тота торган канун барлыкка килүен тели.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!