Химия өлкәсендә Нобель бүләге аксымнар белән бәйле ачышлар өчен бирелә

2024 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге җиңүчеләре

Ул АКШтан Дэвид Бейкерга, Британиядән Демис Һассабис һәм Джон Джамперга бирелә.

Химия өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге аксымнарның компьютер дизайны һәм аларның өч үлчәмле структурасын алдан күргән өчен АКШтан Дэвид Бейкерга, Британиядән Демис Һассабис һәм Джон Джамперга бирелә. Бу хакта бүген, 9 октябрьдә Нобель комитеты игълан итте.

Бейкер бүләкне аксымнарның компьютер дизайны өчен ала. Аның ярдәмендә бөтенләй яңа төрле аксымнар ясарга мөмкинлек туа. Google-ның бүлендек оешмасы — Google DeepMind ширкәтеннән Һассабис һәм Джампер барлык билгеле булган аксымнарның да диярлек структурасын алдан күрү өчен ясалма интеллект кулланган. Бу ачышларның мөмкинлекләре бик зур, диелә Нобель комитеты сайтында.

Аксым структурасын фаразлау яки алдан күрү (protein structure prediction) медицинада, шул исәптән фармацевтика һәм биотехнологиядә кулланыла.

2023 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге АКШта эшләүче Русия галиме Алексей Екимовка, американнар Мунги Бавенди, Луи Бруска бирелде. Бүләкне аларга "квант нокталарын ачу һәм синтезлау өчен" бирделәр.

Нобель бүләге тарихында аны химия өлкәсендә барлыгы 197 кеше алды, шуларның сигезе хатын-кызлар. Хатын-кызлар арасында бары тик ике галимә генә: Мария Склодовская-Кюри белән Дороти Ходжкин гына бүләкне хезмәттәшләре белән бүлешмичә, тулысынча үзләре алды.

  • 7 октябрьдә физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк ияләренең исемнәре аталды. 2024 елда бу бүләккә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды. Бүләкне аларга "микроРНК ачышы һәм аларның геннар экспрессиясендә пост-транскрицион көйләү ролен тикшерү" өчен бирәчәкләр.
  • Кичә, 8 октябрьдә билгеле булганча, физика өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге ясалма нейрон челтәрләр кулланып, машиналарны өйрәтүдәге ачышлары һәм уйлап табулары өчен АКШтан Джон Һопфилдка һәм Канададан Джеффри Һинтонга бирелә.
  • 10 октябрьдә – әдәбият җиңүчеләре билгеле булачак. 11 октябрьдә Ослода дөнья бүләге җиңүчесен атаячаклар, ә 14 октябрьдә Нобель истәлегенә багышланган икътисад фәне өлкәсендәге бүләккә кем лаек булуы ачыкланачак.
  • Һәр категориядә җиңүчеләргә каралган акчалар – 11 миллион швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!