Икътисад өлкәсендә Нобель бүләгенә "Ни өчен бер илләр бай, икенчеләре фәкыйрь" китабы авторлары лаек дип табылды

Аларга бүләкне "институтлар формалашу процессын  һәм аларның икътисади чәчәк атуга йогынтысын" тикшергән өчен бирәчәкләр.

Альфред Нобель исемендәге бүләккә икътисад өлкәсендә "Ни өчен бер илләр бай, ә икенчеләре фәкыйрь" дигән бестселлер авторлары, Америка университетларында эшләүче икътисадчылар Дарон Аҗемоглу вә Джеймс Робинсон һәм аларга ярдәм иткән тикшеренүче Саймон Джонсон лаек дип табылган.

Аларга бүләкне "институтлар формалашу процессын һәм аларның икътисади чәчәк атуга йогынтысын" тикшергәннәре өчен бирәчәкләр.

Аҗемоглу белән Робинсон - институциональ икътисадны төп тикшерүчеләр. Нобель җиңүчеләрен фаразлаганда Чикаго университеты икътисадчысы Константин Сонин үзенең блогында аларны бу фәндә заманча юнәлеш булдыручылар дип атаган иде. 2023 елда ул аларның китабын "соңгы ярты гасырда икътисад һәм сәясәт анализында язылган иң мөһим әйбер" дип атады.

  • Джонсон - Халыкара валюта фондының элекке баш икътисадчысы. Ул тагын бер фәнни-популяр бестселлер: "Дөнья белән идарә итүче 13 банк. Уолл-стрит әсирлегендә һәм чираттагы финанс җимерелүен көткәндә" китабы авторы. 2013 елда Аҗемоглу белән берлектә ул "Хакимият һәм алгарыш: технологияләр һәм чәчәк ату өчен безнең мең еллык көрәш" исемле китап чыгарды. Тикшеренүчеләр бу китапта технологияләр, эшчеләрнең хәле һәм җәмгыятьтәге тигезсезлек арасында үзара бәйләнешләрне тикшерде.
  • Нобель исемендәге икътисад бүләген Швеция банкы 1968 елда оештырды. Бу өлкәдә бүләккә ия булучыларны игълан итү - Нобель атнасын йомгаклый. Бүләкләрне 10 декабрьдә тапшырачаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!