Израил БМО башлыгы Антониу Гутерришка илгә керүне тыйган

Антониу Гутерриш

Израил Берләшкән Милләтләр Оешмасының Баш сәркатибе Антониу Гутерришны нон грата шәхесе дип игълан иткән һәм аңа илгә керүне тыйган. Ул хакта Израилнең тышкы эшләр министры Исраэль Кац белдергән дип яза Reuters.

"Иранның Израилгә коточкыч һөҗүмен хөкем итә алмаган кеше Израил җиренә аяк баса алмый", – дигән Кац.

Сишәмбе, 1 октябрь көнне, Иран Израилгә 180нән артык баллистик ракет белән һөҗүм итте. Бу һөҗүм Израил белән Лүбнәннең радикаль "Хизбулла" төркеме арасында башланган сугышларның кискенләшүеннән соң оештырылды. Иран ракетларының күбесе һавада очкан чакта ук юк ителде, шулай да, Израилнең саклану системын үтеп керә алган ракетлар да күп булды. Иран җибәргән ракетларының 90%ы максатларына иреште дип белдерә, Израил исә җимерелүләр юк ди. Иран оештырган һөҗүмнең бәйсез бәяләмәләре әлегә юк.

Иранның Израилгә ясаган һөҗүменнән соң Гутерриш Х социаль челтәрендә якын Көнчыгыштагы низагның киңәюен хөкем итүен һәм сугышны туктатырга кирәклеген язып чыкты.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!