Израил Лүбнәндә җир өсте һөҗүме башлады

1 октябрьгә каршы төндә Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Ливанның "Хизбулла" радикаль төркеменә каршы хәрби операция башлады

Израил саклану гаскәре Бәйрут чигендәге Харет-Хорейк һәм Әл-Лейлаки кварталларында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иткән һәм биналардан чыгып китәргә чакырган, якында аларга һөҗүм ясалачак диелә.

1 октябрьгә каршы төндә Израил саклану көчләре (ЦАХАЛ) Лүбнәннең көньягында, "Хизбулла" радикаль төркеменең объектлары һәм инфраструктурасына каршы "чикләнгән, төгәл күзләү мәгълүматына нигезләнгән җир өсте рейдлары" башлавын игълан итте. Бу хакта Израил гаскәренең хәрби җитәкчелеге белдерүендә әйтелә. Бу объектлар "чиккә якын авылларда урнашкан, алар Израил торак пунктларына турыдан-туры куркыныч тудыра", дип ышандыра җитәкчелек.

Al Arabiya һәм Al Hadath җиткерүенчә, илгә Израил танклары үтеп кергән.

AFP белешмәләренчә, Израил хәрбиләре Лүбнәннең көньягында күзләү операциясе уздыра.

Җирле халыкка һәм иминлек хезмәтендәге чыганагына сылтама белән Reuters язуынча, Лүбнән гаскәре Израил белән көньяк чиктән берникадәр чигенгән. Лүбнән гаскәре вәкиле моңа фикер белдермәгән.

Агентлыкның иминлек хезмәтендәге икенче бер чыганагы Лүбнән гаскәрләре чигенгәннән соң чиктән кимендә биш чакрымга кадәр күчкән дип белдергән.

Al Jadeed телеканалы хәбәренчә, Израил саклану гаскәре Бәйрут чигендәге Харет-Хорейк һәм Әл-Лейлаки кварталларында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иткән һәм биналардан чыгып китәргә чакырган, якында аларга һөҗүм ясалачак диелә.

New York Times газеты мәгълүматынча, Лүбнәнгә берничә зур төркем генә бәреп кергән. Кирәк булса, соңгы көннәрдә Лүбнән чигенә тупланган зуррак төркемнәр дә керергә мөмкин диелә.

Җир өсте операциясе башлаганга кадәр Израил гаскәре Лүбнәндәге "Хизбулла"төркеме белән бәйле булган объектларга һавадан көчле һөҗүмнәр ясады.

АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган "Хизбулла" даими рәвештә Израилне ракет һөҗүмнәренә тотты, алар нәтиҗәсендә дистәләгән мең израилле илнең төньягындагы торак пунктлардан өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.

Израил Лүбнән җирләрендә җир өсте операциясен 2006 елдан бирле (Икенче ливан сугышы башлангач) беренче тапкыр үткәрә.

Элегрәк Лүбнәнгә ясалган һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Израил көчләре "Хизбулла" төркеме лидеры Хәсән Нәсралланы һәм "Хизбулла"ның югары дәрәҗәдәге хәрби җитәкчесе Набил Каукны юк итте. Лүбнән хакимиятләре бу һөҗүмнәрдә йөзләгән тыныч кеше үлде дип тә белдерде.

Әлегә Израил хакимиятләре бу операциянең күпме барачагын әйтми.

  • Бер үк вакытта Израил Газзә сызыгында дөньяның күпчелек илләрендә террорчы дип табылган ХӘМӘСкә каршы хәрби хәрәкәтләр алып бара.
  • 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!