Израилдә тотыкларны азат итү турында ХӘМӘС белән килешүне таләп итәләр: күп кенә оешмаларда эш ташлау игълан ителде

Тел-Авивтагы протест чарасы. 1 сентябрь 2024 ел

Эш ташлау кысаларында Бен Гурион халыкара һава аланы эшләмәячәк, өлешчә университетлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хөкүмәт оешмалары һәм муниципаль оешмалар, сәнәгать оешмалары, кайбер сәүдә үзәкләре ябык булачак.

Бүген, 2 сентябрьдә Израилнең иң зур һөнәри берләшмәләр федерациясе "Гистадрут" гомуми эш ташлау (забастовка) игълан итте. Чарада катнашучылар хакимиятләрдән ХӘМӘС тотып тора торган тотыкларны кичекмәстән азат иттерүгә ирешүне таләп итә.

"Гистадрут" башлыгы Аарон Бар-Давид үзенең фикерен белдереп, Израил хакимиятләре ХӘМӘС белән килешүләрен "сәяси максатларда" кичектерә, диде.

Эш ташлау кысаларында Бен Гурион халыкара һава аланы эшләмәячәк, өлешчә университетлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хөкүмәт оешмалары һәм муниципаль оешмалар, сәнәгать оешмалары, кайбер сәүдә үзәкләре ябык булачак. Медицина оешмалары исә ял көнендәге кебек кизүдә торачак.

Каршылык чарасын Израилнең Җитештерүчеләр ассоциациясе һәм иң зур муниципалитетлар хуплаган, ә Тотыкларның гаиләләре форумы ил ватандашларын протест чараларында катнашырга чакырган. Кичә, 1 сентябрьдә ХӘМӘС белән солых төзүне таләп итеп Тел-Авивта, Иерусалимда һәм Израилнең башка шәһәрләрендә киңкүләм митинглар үтте.

Шулай ук якшәмбе көнне Израил хәрбиләре Газзә сызыгында ХӘМӘС урлап киткән алты тотыкның мәетләрен тапкан иде.

Израил финанс министры Бецалель Смотрич эш ташлау игълан итеп, "Гистрадрут" һөнәри берләшмәләр федерациясе ХӘМӘС мәнфәгатьләрендә эш итә, диде.

Смотрич финанс министрлыгына забастовкада катнашучыларга түләмәскә кушкан. Элегрәк ул Фәләстин автономиясен юк итеп Көнбатыш ярны Израилгә кушып куярга чакырган иде.

  • "Гистрадрут" соңгы тапкыр гомуми эш ташлауны 2023 елның мартында, мәхкәмә реформасы аркасында игълан иткән иде. Бу реформага ярашлы, хөкүмәт хөкемдарларны билгеләп куюга йогынты ясый ала. Киңкүләм протестларга карамастан, Кнессет бу канунны хуплады, әмма соңрак аны Югары мәхкәмә гамәлдән чыгарды.
  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды. Ноябрьдә аларның бер өлешен Израил төрмәләрендә утырган фәләстиннәргә алмаштыру юлы белән азат иттеләр.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты – ХӘМӘСне тулысынча юк итү. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде. ХӘМӘС оешмалары 38 меңнән артык кеше үлде ди, бу саннарга бәйсез раслау юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!