Куәт оешмалары вәкилләренә каршылык күрсәтүдән гаепләнеп Черкесскида тоткарланган Казан активисты Гүзәл Касыймованы кичә, 1 декабрьдә, утыру урыныннан (спецприемник) чыгарырга тиеш булганнар. Бу хакта "Разоблачено" каналы җиткерде.
Адвокаты Касыймованы каршы алу өчен аның утыру урынына барган, әмма хәтта бина янына да якынлаша алмаган. Берничә полиция машинасы юлны каплап куйган, ә бинага керү урынында экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләре торган. Алар бирегә тикшерүче кушканга килүен сөйләгән диелә. Шулай ук бу хәлләр төнлә булуы искәртелә, ә тикшерү эшләрен төнлә уздыру өчен бернинди нигезләр юк иде, дип сөйли активистның адвокаты.
Адвокаты әйтүенчә, утыру урынында тотылган чакта Касыймованың чирләре көчәйгән, аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар.
Касыймованы тагын ике тәүлеккә тоткарлаганнар, шуннан соң аңа чикләү чарасы билгеләү мәхкәмәсе үтәргә тиеш.
Активистның гаепле булуына нинди дә булса дәлилләр әле дә юк диелә.
RusNews исә Казанда чүп яндыру заводы төзелүгә каршы чыгучы активист Гүзәл Касыймованы экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре 22 ноябрьдә Черкесскида тоткарлаган дип яза. Икенче көнне аның вакытлыча тоту изоляторында утыруы билгеле булган. Аны куәт оешмалары вәкилләренә каршылык күрсәтүдә гаепләп 10 тәүлеккә кулга алганнар.
Шулай ук Касыймовага "хакимият оешмаларының эшчәнлеген тотрыксызландыру максаты белән терракт турында ялган хәбәр бирү" турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 207 маддәсе, 3 өлеше).
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!