Казан активистларына Хәтер көне уңаеннан матәм митингын үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр

Архив фотосы

Хакимиятнең Хәтер көнен үткәрүгә киртә кую – канунсыз, дип белдерде берлек әгъзалары.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән. Бу хакта Казан мэриясенә белдерү тапшырганар. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сораганнар. Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәгән. Бу хакта берлек үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

"Без моның белән әлбәттә килешмибез, хакимиятнең Хәтер көнен үткәрүгә киртә кую – канунсыз, дип саныйбыз", диелә хәбәрдә. Әлегә "Азатлык" яшьләр берлеге Хәтер көненә рөхсәт бирелмәү турындагы документны чыгармады.

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырылып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәтне 2021 елда биргән булып чыкты. 2021 елда милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Башта Казан хакимияте аны оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.

Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.

  • 2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.
  • 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң милли хәрәкәткә каршы басым көчәйде. Татарстанда эшләүче куәт оешмаларының ТИҮ белән көрәше җәйгә кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә, 2022 елның 10 июнендә ТИҮ "экстремистик оешма" дип табылды һәм бетерелде.
  • 2022 елда Казанда Хәтер көнен оештырырлык оешма да юк иде, Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.
  • Былтыр 15 октябрьдә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелып рәсми булмаган төстә үткәрде. Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды.
  • Шул ук вакытта быел 22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны инде дүртенче тапкыр искә алды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу — бары дин әһелләре кулы белән башкарыла, дип сөйләгән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!