Казан мәчете имамы хатын-кызларны ничек дөрес кыйнарга икәнен аңлатты

Тимур Камаев

Халыкта фикерләр төрле булганнан соң бу видеоны YouTubeтан сөртеп куйганнар. Әлегә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте видеога фикер белдермәде.

Татарстанның "Татар-информ" агентлыгы YouTube-каналында "Хатын-кызны кыйнарга ярыймы?" дигән темага видео чыгарган. "Буйсынмый торган хатын-кызларны тәрбияләү" турындагы сорауларга Казан мәчете имамы Тимур Камаев җавап биргән. Видеога "Говорит Не Москва" игътибар иткән.

Имам, Коръәндә әйтелгәнчә, ир башта үзен начар тота торган хатын-кыз белән сөйләшеп карарга, әгәр бу булышмаса, аны уртак ятактан аерырга тиеш дип сөйли.

"Бу хатын-кызны нәрсәнедер дөрес эшләмим ахры дип уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Тик әгәр бөтенләй чикләрне уза икән, ирнең, аятьтә әйтелгәнчә, "суккалап" алырга хакы бар", ди ул.

"Суккалау" белән "кыйнау" - икесе ике әйбер, дип искәртә Камаев. Һәм видеода ничек дөрес итеп суккаларга кирәген дә аңлата: "Мисвак таякчыклары бар, сак кына итеп шул таякчык белән сугып алырга кирәк. Кул тулысынча җилкәдән түгел, терсәктән генә эшләргә тиеш. Әз-әз генә сугарга", ди.

Имам моның мәгънәсе - кешене имгәтү түгел, "тукта, дөрес эшләмисең, ирең канәгать түгел һәм кул күтәрүгә барып җитте" дип аңлату ди.

"Инказан" басмасы искәртүенчә, халыкта фикерләр төрле булганнан соң бу видеоны YouTube-тан сөртеп куйганнар.

Әлеге Татарстан мөселманнары диния нәзарәте видеога фикер белдермәде.

  • 2017 елда Урыс православ чиркәвенең дин әһеле, телевидение алып баручысы һәм блогер Андрей Ткачев ирләргә "тәрбияви максатларда" хатыннарын "тезләренә сугып сындырырга" кушты.
  • Былтыр ноябрьдә Түбән Камадагы Казан храмының элекке рухание Михаил Зубарев хатыны Викторияне үтергән һәм аның мәетен тураклаган. Башын суыткычка яшереп куйган.
  • Ел саен 700 меңләп русиялегә өендә даими рәвештә көч кулланулары бар. Бу Стратегик тәкъдимнәр агентлыгының тикшеренүеннән күренә.
  • Хәзерге вакытта Русиядә өйдә көч куллануга каршы нигезндә дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Әйтик "Насилию.нет", "Сёстры", "Инго" һәм башкалар. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән читләште. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.
  • Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы мәгълүматынча, Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
  • Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!