Казанда 9 майны бәйрәм итүгә 42 млн сум бүлеп бирелә

Казанда 9 май бәйрәме. Архив фотосы

Бәйрәм итү өчен төп урын - Меңъеллык мәйданы булачак. Кич белән дүрт минутлык бәйрәм салюты аттырачаклар.

Казан башкарма комитеты 9 май көнне "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирмәкче. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыкты, дип җиткерә "Бизнес Online".

Совет берлегенең наци Германиясен җиңүенә 79 ел тулуны бәйрәм итү өчен төп урын - Меңъеллык мәйданы булачак. Парадтан тыш тамашачыларга ике сәгатьлек концерт програмы әзерләнәчәк. Кичке тамаша кимендә биш сәгать буе барачак.

Җиңү паркында кимендә дүрт сәгатьлек концерт куярга тиешләр. Шулай ук биредә Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәк кую, "Фанфары Победы" дигән фестиваль узуы көтелә. Арча һәм Архангел зиратларында мемориаль чаралар үтәчәк.

Казан Кирмәнендәге концерт ике сәгать булырга тиеш. Чакырылган ветераннарга чәчәкләр бүләк итәчәкләр.

Кич белән дүрт минутлык бәйрәм салюты аттырачаклар.

Документларда "Үлемсез полк" чарасын үткәрү белән бәйле белешмәләр язылмаган. Былтыр Русиядә 9 май көнне уза торган "Үлемсез полк" йөреше булмаган иде. Аны "иминлек күзлегеннән чыгып" үткәрмәделәр. Оештыручылар "бер урам һәм бер мәйдан форматыннан китеп", русияләргә каһарманнарның истәлеген "көне буе" хөрмәтләүне тәкъдим итте.

Шулай да күптән түгел Казанда быелгы "Үлемсез полк" чарасына Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклары хәбәр ителгән иде.

  • Былтыр 9 майны Русиянең сугыш пропагандасы үз файдасына борып кулланды. Федераль пропагандага Татарстан медиалары да иярде.
  • Республика дәүләт казнасына яшәүче мәгълүмат чаралары гына түгел, үзләрен мөстәкыйль дип санаучы, чынлыкта исә, хөкүмәт сәясәтен алга сөрүче басмалар да "Җиңү көне"нә "махсус операция" төсмере өстәде: хәзерге сугышчыларны сигез дистә ел элек фашизмга каршы сугышкан солдатларның дәвамчылары итеп тасвирлады.
  • Язмаларда Көнбатыш илләренең җиңүгә керткән өлеше, Ленд-лиз турында сүз булмады. Икенче дөнья сугышы җиңүендә Совет берлеген аерып күрсәтү генә күренде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!