Казанда каты авыручы авыруларга паллиатив ярдәм күрсәтә торган, яңа ачылган "Наташа" хосписында Украинага каршы сугышта җәрәхәтләнеп кайтканнарны тернәкләндерү бүлеге дә ачылган. Хәзер хоспис каршында мини-гольф кыры төземәкче булалар. Бу хакта матбугат очрашуында Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов әйткән.
Бу фикернең авторлары гольфны каты авыручы хасталар уйнаячак дип саный. Хоспис җитәкчесе Владимир Вавилов очрашуда әйтүенчә, мини-гольф белән сугыштан яраланып кайтканнар да кызыксына.
"Монда килгән чакта миңа телефоннан шалтыраттылар - бер сугышчы әле яраланган гына, аңа 30 көн ял биргәннәр. Сезгә килеп тернәкләнү үтсәм ярыймы, ди. Әлбәттә, дим. Сез анда чынлап та гольф кыры ясыйсызмы, мин дә уйнасам буламы ди. Әйе, проблем юк, әлбәттә дидем", дип сөйли ул.
Үзе дә гольф уйнарга яратучы Айрат Фәррахов әйтүенчә, бу үзенең гольф кыры булган дөньядагы беренче хоспис булачак. Гольф - каты авыручыларга "тернәкләнергә һәм онытылып торырга булыша торган аз санлы спорт төрләренең берсе", дигән ул.
- Моңа кадәр Башкортстанда Украинадагы сугышта яраланып кайтучыларны паралимпия такымнарына алачакларын хәбәр иткәннәр иде. Республика башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнү инвалидларга тыныч тормышка тизрәк җайлашырга булышачак.
- 2022 елның декабрендә Чаллы хакимиятләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп Татарстанда мобилизацияләнгәннәрне тернәкләндерү эше оештыруны сораган иде.
- Узган ел Русиядә 31-59 яшьлек ирләр арасында соңгы сигез ел эчендә иң күп санда инвалидлар теркәлгән. 2023 ел ахырына Русиядә 31-59 яшьләрдә 2,17 миллион инвалид ир яшәгән. Белгечләр фаразлавынча, Русиядә инвалид ирләрнең саны артуы Украинадагы сугыш белән бәйле, әмма алар фикеренчә, бу бердәнбер сәбәп булып тора дигән сүз түгел. Демограф Алексей Ракша әйтүенчә, Русиядә нәкъ менә сугыштан имгәнеп кайткан инвалидларның саны "дистәләгән, ә бәлки йөзләгән мең" булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!