2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар уртача 17,5%-ка артачак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган хөкүмәт карарында әйтелә.
Документка ярашлы, республикада тарифларның иң азы 12,7%-ка, иң күбе — 22,3%-ка артачак. Районнарда исә 4,8% дәрәҗәсендә тайпылыш була ала диелгән.
Үскән бәяләрнең 1,5 проценты җылылык, су белән тәэмин итүче оешмаларга өстәмә керем буларак бүленеп биреләчәк. Бу акчалар коммуналь инфраструктураны яңарту һәм үстерүгә юнәлдереләчәк.
Татарстан коммуналь түләүләр үсү ягыннан Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә кергән. Шул ук вакытта Русиядә коммуналь түләүләр уртача 11,9%-ка, Башкортстанда — 14,6%-ка артыр дип көтелә.
Быел 1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка артты. Татарстанның 16 районында коммуналь түләүләр ныграк артачак: 14,1 проценттан 15,7 процентка җитте. Коммуналь оешмалар исә тарифларны 37,1 процентка күтәрүне сораган булган.
Бүген Казанда су һәм канализация челтәре 70 процентка тузган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!