Лилия Чанышеваны Пермь краендагы Березняки колониясеннән алып киткәннәр

Лилия Чанышева

28 июльдә Алмаз Гатин хатынына колониягә кирәк-яраклар китергән, аңа исә Чанышеваны башка урынга алып китүләрен әйткәннәр.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны Пермь өлкәсендәге Березняки авылында урнашкан 28нче колониядән билгесез урынга алып киткәннәр. Бу хакта аның ире Алмаз Гатин язып чыкты.

28 июльдә Гатин хатынына колониягә кирәк-яраклар китергән, аңа исә Чанышеваны башка урынга алып китүләрен әйткәннәр.

"Хатынымны эзләүдә ярдәм сорап барыгызга да мөрәҗәгать итәм", дип язган Гатин һәм Чанышеваның кайда булуын хәбәр итүне сораган.

9 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышеваны 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Мәхкәмә ябык тәртиптә узды.

  • Лилия Чанышева 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Ул Пермь өлкәсенең Березняки бистәсендә урнашкан 28нче колониягә этап белән җибәрелде.
  • Баш прокуратура Лилия Чанышевага карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады. Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.
  • 4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
  • Чанышева, Мөлеков һәм аларның адвокатларының гаепләү карарын гамәлдән чыгару мөрәҗәгатен мәхкәмә кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!