Мәскәү хакимиятләре контракт төзеп Украинадагы сугышка барырга чакырган рекламнарның күләмен киметкән. Беренче чиратта бу метро станцияләрендәге, вокзалдагы һәм шәһәр урамнарындагы махсус терәкләргә кагыла. Саклану министрлыгы белән контракт төзергә тәкъдим иткән плакатлар һәм билбордларның саны да әзәйгән, дип яза "Медуза".
Басма Русия президенты хакимиятенә якын ике чыганак белән сөйләшкән. Алар сугыш агитациясен "Мәскәү өчен гадәти булган социаль рекламга алыштыруларын" аңлаткан.
Шәһәрнең үзәк урамнарында рестораннарның рекламнары, Яңа ел баннерлары урын ала башлаган.
Агитациянең кимүен "Медуза"га шәһәр хакимиятендәге чыганагы да раслаган. "Фронтка җибәрергә җыела торган кешеләр болай да җитә. Ул кадәр агитация инде кирәк түгел", дигән ул.
Президент идарәсенә якын чыганаклар да шулайрак дип сөйләгән. "Җитәрлек җыела. Әмма хәзерге вакытта Русия гаскәрендә булган техника һәм корал санына җитәрлек кадәр. Кешеләрне җыярга гына түгел, коралландырырга да кирәк бит", дип белдергән бер чыганак.
Язмада әйтелгәнчә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе фронтка барлык контрактчыларның 20 процентын җибәрә. Әмма ешрак бу Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче ирләр була. Аларны контракт төзегәндә биредә бирелә торган түләүләр кызыктыра. Мәсәлән Мәскәүдә ул 1,9 миллин сум, ә Мәскәү янында контракт төзесәң – 2,3 миллион сум. Русиянең күпчелек төбәкләрендә бу түләүләр азрак, дип искәртелә.
Ачык чыганаклардан Русия хәрбиләре үлемнәрен теркәгән Медиазона проектына күрә, Мәскәүдән сугышка киткән кимендә 226 ихтыяри үлеме турында билгеле. Бу күрсәткеч белән шәһәр ил буйлап 24нче урында бара. Ихтыярилар үлеме саны белән беренче урында – Башкортстан (1300), икенче урында Татарстан (943) бара.
- Шул ук вакытта, Башкортстанда һәм Татарстанда әле дә актив рәвештә ирләрне реклам һәм төрле чаралар ярдәмендә сугышка җыялар. Мәсәлән узган атнада Башкортстанның кайбер районнарында сугышка китү контрактын төзүчеләргә ярты миллион сум түли башлаганнар иде.
- Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикаларга кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3764 кеше һәлак булган. Татарстаннан исә 3512 ир-ат үлгән.
- Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр үлеме ягыннан да — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!