Мәскәүдә мәхкәмә журналистларга карата ачылган эшне карый башлаган

Антонина Фаворская мәхкәмәдә

Мәскәүдәге Нагатински район мәхкәмәсе бүген журналистлар Антонина Фаворская, Сергей Карелин, Константин Габов һәм Артём Кригерга карата ачылган эшне карый башлаган. Алар экстремист төркем эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә.

Тикшерү бу журналистлар Алексей Навальный такымының YouTube-каналлары өчен контент булдырган дип саный. Навальный оештырган Ришвәтчелеккә каршы көрәш фондын да, Навальный штабларын да Русия хакимиятләре экстремист оешмалары булып таныган иде. Навальныйның элекке адвокатларына каршы да җинаять эшләре шушы гаепләүләр нигезендә ачылды.

Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизм белән көрәш үзәге Навальный булдырган Ришвәтчелеккә каршы көрәш фонды фетнәләр әзерли дип белдерде, шуңа нигезләнеп мәхкәмә процессын ябык рәвештә уздыруны сорады, дип яза "Медиазона". Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндерде.

Экстремист төркемендә катнашуда гаепләнүче журналистлар 2024 елның язында һәм җәендә тоткарланды. Фаворская һәм Кригер – Sotavision басмасы хәбәрчеләре, Сергей Карелин һәм Константин Габов Associated Press һәм Reuters белән хезмәттәшлек иткән. Бөтенесе дә тикшерү изоляторына җибәрелде.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!