Мәскәүдә Үзбәкстан соравы белән каракалпак активистын тоткарлаганнар, ул Русиягә сыену урыны сорап килгән булган

Иллюстратив фото

Аның Русиядән сыену урыны соравы -  "чарасызлыктан иде", ди якыннары. Активист Төркиядән, Кыргызстаннан һәм Казакъстаннан депортацияләнгән. Үзбәкстанда аны "Конституция корылышына кул сузу" һәм "иҗтимагый иминлеккә куркыныч тудыручы материаллар тарату" җинаять маддәләре нигезендә эзләүгә биргәннәр.

Мәскәүнең Шереметьево һава аланында Үзбәкстан соравы белән каракалпак активисты Жеткербай Абдирамановны тоткарлаганнар. Ул Русиягә сыену урыны сорап килгән булган Бу хакта хокук яклаучы Виталий Пономаревка сылтама белән Төркмән Хельсинки кеше хокуклары фонды хәбәр итә.

Абдираманов Русиягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән очып килгән. Үзбәкстанда аны "Конституция корылышына кул сузу" һәм "иҗтимагый иминлеккә куркыныч тудыручы материаллар тарату" җинаять маддәләре нигезендә эзләүгә биргәннәр.

Пономарев белән сөйләшкәндә Русиянең чик буе хезмәте хезмәткәре активистны депортацияләмәячәкләрен, экстрадация эше белән бәйле рәвештә, чикләү чарасы сайлау өчен мәхкәмәгә алып китәчәкләрен әйткән.

Активистның сыену урыны сораган гаризасын алмаганнар, куәт оешмасы вәкиле "бу безнең функция түгел", дигән.

Үзбәкстанда үзенә җинаять эшләре ачылгач Абдираманов Казакъстанга китте, әмма 2022 елның җәендә аны Үзбәкстан Конституциясенә Каракалпакстанны суверенитеттан мәхрүм итүче төзәтмәләр кертүгә каршы имзалар җыйган өчен тоткарладылар.

2023 елның гыйнварында ирне миграция кануннарын бозган өчен Кыргызстанга депортацияләделәр.

Кыргызстаннан Абдираманов Төркиягә очкан, шуннан соң Молдовага барып сыену урыны сорамакчы булган, әмма аны кире кайтарып җибәргәннәр. Берничә көн элек активистны Истамбулдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә депортацияләгәннәр һәм хәзер аңа Төркиягә, Казакъстанга, Кыргызстанга юллар ябык.

Аның Русиядән сыену урыны соравы - "чарасызлыктан иде", ди якыннары.

  • 2022 елның 1 июлендә, Үзбәкстанда яңа конституция өлгесе бастырылганнан соң, Каракалпакстанда протестлар башланган иде. Протестлар куып таратылды, кулга алынучылар булуы хәбәр ителде.

    Төзәтмәләр өлгесенә ярашлы, "Калпакстан республикасы Үзбәкстан республикасына керә. Каракалпакстан реаспубликасы җирләрендә Үзбәкстан республикасы кануннары һәм конституциясендә каралган барлык хокуклар һәм ирекләр гарантияләнә".

  • Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.
  • Каракалпакстан Үзбәкстан җирлегенең 40% били, төбәктә халыкның 7% - якынча 2 миллион кеше яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!