Медиа: Русия саклану министрлыгы тоткыннарны сугышка контрактсыз җибәргән, исән калганнары мәхкәмә аша акчаларын сорый

Иллюстратив фото

Аларны фронтка "язмача килешү" нигезендә җибәргәннәр.

Русия саклану министрлыгы колонияләрдәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәргәндә контрактлар төземәгән, аларны фронтка "язмача килешү" нигезендә җибәргәннәр. Исән калганнары хәрби билетлар, яралану турында белешмәләр һәм ветераннар таныклыгы ала алмый. Бу хакта ВВС-ның урыс хезмәте яза.

Басма мәгълүматынча, 2023 елның язында Русия саклану министрлыгы "эчке кулланылыш" өчен генә диелгән боерык чыгарган. Бу фәрман элекке тоткыннарга кануннарда каралган акчаларны түләмәскә булыша.

Вәгъдә ителгән түләүләрне сорап элекке тоткыннар һәм аларның гаиләләре мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итә, диелә. ВВС-ның урыс хезмәте моның белән бәйле 20дән артык мәхкәмә карары тапкан.

Карарларда әйтелгәнчә, хәрби хәрәкәтләр вакытында элекке тоткыннар хәрби хезмәткәр яки ихтыяри статусында булмаган, "махсус шартларда" хезмәт иткәннәр.

Элекке тоткыннарга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын тапшыру - "аерым күрсәтмәләр булганга кадәр туктатып торыла", дип хәбәр иткән 2024 елның гыйнварында Баш хәрби прокуратура мәхкәмәгә.

Басма мәхкәмәләр тоткыннарның үтенечен канәгатьләндергән бары тик бер очракны гына тапкан: Ростов өлкәсендәге мәхкәмә элекке тоткынны ихтыяри дип таныган һәм аңа сугышта имгәнгән өчен компенсация түләтү карары чыгарган. Бу эштә җавап тотучылар - җирле хакимиятләр карарны шикаять иткән.

Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.

  • Күптән түгел Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың 500 мең сумнан артык акча түләячәге хәбәр ителде.
  • 2022 елның сентябрендә Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте.
  • "Хөкем ителгәннәр Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, җәмгыять каршындагы гаебен юа алачак һәм шул рәвешле җинаять җәзасының максатларына ирешәчәк", дип белдергән иде Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде.
  • Былтыр Азатлык Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан 16нчы кырыс тәртипле колониясеннән тоткыннарны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләре ничек итеп сугышка яллаганы турында язып чыккан иде. Узган елның февраленә булган мәгълүматка күрә, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынган булуы бар. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган.
  • Моңа кадәр Башкортстан тоткыннарының сугышта һәлак булуы турында да хәбәрләр күп чыкты. Мәсәлән кеше үтерү өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Мыльников, үтерү өчен 10 елга хөкем ителгән "вагнерчы" Сергей Устюгов, караклык, кыйнау һәм талау өчен утырган Борай районы кешесе Сардор Саъдуллаев һәм башкалар турында билгеле. Алар барысы да Украинага сугышырга Башкортстандагы колонияләрдән алынган тоткыннар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!