Медиа: Яңа ел алдыннан Русиядә балык консервлары 25 процентка кадәр кыйбатланачак

Иллюстратив фото

Җитештерүчеләр бәяләрнең кыйбатлануын балыкка кытлык булуы һәм чимал чыгымнарына бәянең артуы белән аңлата.

Русиянең балык эшкәртүче өч ширкәте — "Русское море", "Балтийский берег" һәм"Европром" 16-18 декабрьдән үзләре җитештергән әйберләргә бәя арттырачак. Алар бу хакта аерымлап сату белән шөгыльләнүче ширкәтләргә (ритейлерларга) хәбәр иткән. Әлеге хат белән "Коммерсантъ" танышкан.

Мәсәлән, "Балтийский берег" эшләнмәләре 3-25 процентка артачак. Иң күбе бәяләр сыра белән ашала торган балыклы җыелмаларга артачак. Майдагы һәм тозлы судагы мидиялар, туралган кальмар 20 процентка кыйммәтләнәчәк. Кылчыксыз сельдь балыгы итенә бәя 10 процентка арта.

Җитештерүчеләр бәяләрнең кыйбатлануын балыкка кытлык булуы һәм чимал чыгымнарына бәянең артуы белән аңлата.

  • Ноябрь ахырында Русиядә айлык инфляция 1,15 процентка җиткән иде.
  • Аналитиклар моны "чын фаҗига" дип атый. Әгәр дә бәяләр артуы шушы рәвешле ел буе сакланып калса, еллык инфляция 16 процентка җитәчәк, дип фаразлый алар. Ә бу — 2000нче елларның башындагы күрсәткечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!