Чаллыда үскән Хәдиҗат Нурбагандова Азатлык радиосына Лос Анжелеста үтәчәк гүзәллек бәйгесе һәм үзе турында сөйләде.
16-17 ноябрьдә Лос Анжелес шәһәрендә үтәчәк “Мисс Азия” (Miss Asia USA) бәйгесендә быел беренче тапкыр Татарстан вәкиле катнашачак. Петербурда туган, Чаллыда мәктәптә укыган, соңгы дистә елга якын АКШта яшәгән Хәдиҗат Нурбагандова бәйгедә Сөембикә киемен күрсәтәчәк, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәк. Чараны хуҗасы Филиппиннан булган “Виргелия продакшнз” (Virgelia Productions) оешмасы 1989 елдан бирле оештыра. Хәдиҗат Нурбагандова бәйге алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде.
– Хәдиҗат, ни өчен бу бәйгедә катнашырга булдың?
– Бәйге турында дусларымнан элек тә ишетеп белә идем, быел менә үзем катнашып карарга булдым. Кастингта катнашып финалга үттем. Гариза язгач, башта Русия вәкиле булырмын дип уйлаган идем. Аннары, тукта әле, Русияне башкалар да күрсәтә ала бит, аннары Русияне болай да һәркем белә дип Татарстан кызы буларак таныттым үземне. Русия дигәч монда күпләр Мәскәү белән Петербурны гына белә. Мин Татарстанны, аның үзенчәлекле мәдәнияте, тарихы булуын күрсәтергә телим.
16 ноябрь җомга көнне милли костюм турында сөйләү, жюри белән интервью булачак. 17сендә инде үзебезне сәхнәдә күрсәтәчәкбез. Бәйге ике өлештән тора. “Мисс Азия” һәм “Миссис Азия” бәйгеләре. Кияүгә чыккан хатын-кызлар (“Миссис Азия”) үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын да күрсәтәчәк. Бездән исә алар таләп ителми, безнең милли үзенчәлекләр, милли кием тарихы турында гына белүебез көтелә.
– Синең тәрбиядә украин дәү әниең белән татар дәү әтиең зур роль уйнады дисең. Аларны ничек хәтерлисең?
– Дәү әнием Украинаның Азов диңгезе ярларыннан. Дәү әти белән алар Магнитогорскида танышкан. Украинадан әллә ни хәтерләмим. Мин Петербурда тудым, Украинада бала чакта яшәдем, шул диңгезне генә хәтерлим. Татарстан турында күбрәк беләм, әлбәттә. Чаллыга миңа алты яшь булганда күчеп килдек, 18 яшькә кадәр шунда укыдым, татар мәдәнияте йогынтысында булдым.
– Берничә телдә сөйләшәсең, сәясәт белән кызыксынасың, Испаниядә укыгансың...
– Башта Русиядә укыдым. Туризм академиясе институтының 3 курсыннан Америкага киттем. Монда мин мода һәм дизайн институтын тәмамладым. Соңыннан Көньяк Калифорния университетына күчтем, анда халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә диплом алдым. Анда укыган чакта бер семестр Испаниянең төньягындагы Басклар иленә барып бер семестр укып кайттым. Сәяхәт итәргә, төрле илләрнең мәдәнияте белән танышырга яратам. Каныма сеңгәндер инде, мин бик инде үз гомеремдә шактый күп җирдә яшәгән кеше. Монда бик күп төрле кеше белән таныштым.
– Бәйгедә катнашу үзең өчен нәрсәне аңлата?
– Татарстан исеменнән чыгыш ясау минем өчен зур дәрәҗә. Татарстан Русиянең үзенчәлекле бер төбәге. Аның мәдәнияте, теле башка. Максатым - бәйге аша Татарстанны таныту.
– Татарстаннан нинди дә булса реакция көтәсеңме?
– Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Ничек булса – шулай булсын. Дөресен генә әйткәндә мин үземә игътибар итү яисә Татарстанда үземә имидж ясау өчен эшләмим моны. Әлбәттә, кешеләрнең бу хакта ишетеп белүләрен теләр идем. Шуннан артыгын көтмим.
– Русиядә гүзәллек бәйгеләрендә катнашучы яшь кызлар еш кына акчалы криминалларның сөяркәләренә әйләнә, аларның имиджы бозыла, бер ялтырап ала да онытыла. Көнбатышта андыйларның үзләренә соңыннан сәясәт, рекламада, модада зур имидж ясаулары билгеле. Бу бәйгедә катнашу синең алдагы тормышыңа нинди йогынты ясар дип уйлыйсың?
– Һәр кыз мондый карарларны үз акылы белән кабул итә. Шәхсән үзем мин бу бәйгедә катнашу белән нәрсәгә баруымны, аның нинди нәтиҗәләргә китерә алу ихтималын яхшы аңлап эш иттем. Үзем өчен бу бәйгедән мин бары тик уңай тәҗрибә алам дип саныйм. Мин төрле илләрдән күчеп килгән төрле милләт кызлары белән таныштым, аларның яшәве, мәдәнияте турында өйрәнү мине бары тик кеше буларак үстерәчәк. Аннан соң минем язмышым кайсы якка борылса да – бизнескамы, модагамы - мин бәйгегә әзерләнү вакытында алган тәҗрибәне куллана алырмын дип уйлыйм.
– Бәйгегә ничек әзерләнәсең?
– Эш белән бик күп сәфәрдә йөрим. Бәйгегә әзерләнә башлаганнан бирле инде Бразилия белән Италиягә барып кайтырга туры килде, Чикагога барып кайттым. Эш күп, вакыт аз. Бәйгегә әзерлек якшәмбе көннәре уза, Лос Анжелеста булсам, анда барам. Анда без бию дәресләрен, үз-үзеңне сәхнәдә тоту, сорауларга җавап бирү дәресләре алабыз. Милли киемне әзерләргә Чаллыда яшәүче әнием булышты. Чаллы ательесында Сөембикә киемен тегеп бирделәр.
Американың төрек-татар берләшмәсе һәм аерым алганда Диларә ханымга зур рәхмәтлемен. Ул миңа татар мәдәнияте, милли киеме һәм ашлары турында шул кадәр матур итеп сөйләп бирде. Алар биреп торган татар киемнәрен мин шәһәрнең музейларының берсендә узган күргәзмәдә күрсәттем. Гомумән, мондагы татарлардан яклау һәм ярдәм зур. Үземне әзерләү дигәннән, мин болай да сәламәт яшим, бәйгесез дә. Спортзалга йөрим, ит ашамыйм.
– Сиңа бу матур исемне кем кушты һәм Америкада сине ничек дәшәләр?
– Дөрес әйтәсез, чит ил кешеләренә минем исемне әйтү бик авыр. Әтиемнең әнисе Хәдиҗат булган, аның хөрмәтенә кушылган исем бу. Хәзер инде мин күпләргә аның гарәпчә мәгънәсен аңлаткач, Мөхәммәт пәйгамбәрнең беренче хатынының исеме Хәдичә булуын әйткәч, шуннан соң минем исемне дөрес итеп әйтә башлыйлар.
– Җиңүгә өметең бармы?
– Яхшы сорау... (көлә) Быел көрәш авыр булыр диләр. Һәр кызның үз тышкы һәм эчке матурлыгы. Һәр кызның үз тормышы. Жюри барысына да аерым игътибар итәр, тышкы кыяфәттән алып сөйләшә белү, акыл һәм тәрбиягә аерым бәя бирелер дип ышанам.
Your browser doesn’t support HTML5