Мөселман адвокаты Марат Ашимов эше яңадан каралачак

Марат Ашимов

Ул май аеннан бирле тикшерү изоляторында тотыла.

Акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаепләнелүче мөселман адвокаты Марат Ашимов эше яңадан каралачак. Әлеге карарны бүген Мордовиянең Югары мәхкәмәсе кабул итте. Бу хакта Ашимовны яклаучы адвокатлар Равил Тугушев һәм Сәид-Магомед Чапанов белдерде.

Тугушев сүзләренчә, алар Марат Ашимов эшен караучы Cаранскиның Ленин районы мәхкәмәсе карарын Мордовия Югары мәхкәмәсендә шикаять итә алган.

— Мордовия Югары мәхкәмәсе безнең дәлилләрне кабул итте һәм шикаятьне хуплады, — диде ул. — Ленин районы мәхкәмәсенең канунсыз карары кире кагылды. Эш яңадан каралуга җибәрелде. Без тикшерүченең канунсыз гамәлләрен шикаять иттек. Бу Марат Ашимов эшендә инде икенче җиңү. Без әлеге эштә ахырга кадәр барачакбыз һәм хезмәттәшебезнең гаепле булмавын дәлилли алачакбыз.

Адвокат Сәид-Магомед Чапанов сүзләренчә, Марат Ашимовка карата фальсификацияләнгән эш ачылган. Ул Русия Югары мәхкәмә рәисенә кадәр барып җитәчәген әйтте.

Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды. 21 майда ул сак астына алынды. Август ахырында аны тагын бер айга сак астына калдырдылар. Марат Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорап видеомөрәҗәгать чыгарган иде.

Тикшерүче як белдерүенчә, адвокат Марат Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А.Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.

Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.

Сак астына алыныр алдыннан Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде. Тикшерүчеләр сүзләренчә, Ашимов үзенең клиентына прокуратура хезмәткәрләренә ришвәт төртү барәбәренә вакытыннан алда иреккә чыгачагын вәгъдә иткән. Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный. Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать итте.

• Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады.

• Ашимов еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды. Соңгы вакытта мөселманнар хокукын яклаучы адвокатларга басым башлануы күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!