Сребреница фаҗигасе: гаеп сербларда гына түгел...

Берлиндагы Бранденбург капкасы каршында Сребреница корбаннарына "һәйкәл"

Босниядә Сребреница фаҗигасенең 15 еллыгы билгеләнде. Сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе тарафыннан геноцид дип табылган бу фаҗига БМО гаскәрләре карамагындагы төбәктә булды. БМО хәрбиләре мөселманнарны серб җинаятьчеләреннән саклый алмады.
Босниянең Сребреница шәһәрендә 1995 ел җәендә серб хәрбиләре 8 меңләп боснияле мөселман ир-атын үтерде. Якшәмбе көнне матәм чаралары вакытында зираттагы 3749 мәет янына тагын 775 кешенең җәсәдләре салынды.

Фаҗигада мөселманнар гына корбан булмаган. Кичә бер хорват кешесе дә җирләнде.

Матәм чарасында Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган катнашты
Матәм йөреше 3 көн алдан башланып якшәмбедә зиратта тәмамланды. Корбаннарның гаиләләре һәм дуслары үлгән туганнарының 1995 елның июлендә шәһәргә серб гаскәрләре якынлашканда урманга китеп качкан юлны үтте.

Босния серб хәрби көчләре шәһәргә кергәндә бу төбәк БМО гаскәрләре контролендәге “имин” төбәк санала иде. Ул чакта Сребреница янында Һолландия хәрбиләре торды. Күпләр аларны мөселман ир-егетләрен саклар өчен бер чара да күрмәүдә гаепли.

1999 елда БМОның ул чактагы генераль секретаре Кофи Аннан оешманың Сребреницадагы хатасы турында аңлатмалар биреп БМОда ялгыш карарлар кабул ителде, дөрес нәтиҗә ясалмады һәм вазгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуына тиешле бәя бирелмәде, дип белдерде.


Сребреница фаҗигасенә - 15 ел



Вакыт узгач Нидерландның Сугыш документлары институты бәйсез тикшерү уздырып хәрбиләрдән гаепне төшерде. Аларның саны аз булган, коралы булмаган һәм ут ачарга рөхсәтләре булмаган, дип аңлатылды.

Һолландия хөкүмәте Сребреница өчен “сәяси җаваплылыкны” үз өстенә алды. Амстердам Босниягә дистәләрчә миллион доллар җибәрде. БМО тынычлык саклаучыларының эшчәнлеге күптән түгел Дарфурда да тәнкыйтьләнде. Оешмага реформа кирәк дигән белдерүләр арасында аның сугыш барган төбәкләргә тынычлык саклау өчен җибәргән гаскәрләренә карата тәнкыйть тагын да көчлерәк яңгырый.