Норильскида мәктәптә дуңгыз ите ашатмаска булганнар

Бу карарның сәбәпләренең берсе — сәламәтлеккә һәм дингә бәйле.

Красноярски төбәгенең Норильски шәһәрендәге мәктәптә укучыларга дуңгыз ите ашатмаска булганнар. Мондый карарны уку йортын туклану белән тәэмин итүче оешма кабул иткән. Бу хакта Норильскидагы җирле басмага сылтанып "Регнум" яза.

— Без чыннан да мәктәп рационыннан дуңгыз итен төшереп калдырып, сыер һәм тавык итен генә бирергә булдык. Моның берничә сәбәбе бар: беренчедән, сыер ите — үсеп килүче балаларга кирәкле аксымның иң бай чыганагы. Икенчедән, дуңгыз ите башка төр итләр белән чагыштырганда куркынычрак, чөнки бу хайваннарның азык үзенчәлекләренә бәйле рәвештә дуңгыз ите ешрак инфекциягә бирелә. Өченчедән, без күпмилләтле шәһәрдәге балаларның дини туклану үзенчәлекләрен хөрмәт итүне дөрес дип саныйбыз, — дип аңлаткан туклану белән тәэмин итүче оешма вәкиле.

Бу уңайдан ата-аналар өчен дегустация оештырылган. Кайбер ата-ана мәктәп менюсыннан дуңгыз итен төшереп калдыру дөрес түгел дип белдергән. Красноярски төбәгенең Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәре дуңгыз итен мәктәп укучылары өчен тыелмаган дип аңлаткан, ләкин аны вакыт аралыгы белән әзерләргә кирәк дип искәрткән.

2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Норильски шәһәрендә 175,2 мең кеше яши. Аларның 107,1 меңе (61,1%) — урыслар. Мөселман халыкларының саны 10 меңнән артып китә: шәһәрдә 4,6 мең азәрбайҗан, 1 792 татар, 1 769 башкорт, 1 748 нугай, 1 588 лезгин көн күрә. Шул ук вакытта җанисәптә 43,9 мең кеше үзенең милләтен атамаган булган.

Элегрәк Казанның балалар бакчаларының бер өлешендә хәләл туклану кертелүе, шул ук вакытта кайбер бакчаларда моны эшләп булмавы әйтелде. Моны һәр белем бирү оешмасы ата-аналар ризалыгы белән үзе хәл итә, дип аңлаткан иде шәһәр хакимияте вәкилләре. Шул ук вакытта бер белем бирү оешмасына да дуңгыз ите кертелми диелде.

Татарстанда оешкан татар ата-аналары төркемендә актив катнашучы Айсылу Галиева мәктәпләрдә хәләл туклану төрлечә хәл ителгән дип сөйләгән иде.

"Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин Казандагы мәктәпләрдә хәләл туклану мәсьәләсе хәл ителгән дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде.

Быел җәен Тикшерү комитеты Менделеевски районында мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерәчәге хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!