Кичә, 5 декабрьдә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән.
Туганнары "Idel.Реалии"-га хәбәр итүенчә, Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иткәннәр.
"Idel.Реалии" әлеге мәгълүматны раслау өчен аларның адвокатларына шалтыраткан, әмма алар белән элемтәгә чыга алмаган.
Аларның өчесен дә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаепле дип тапканнар. Шул ук вакытта процессның нечкәлекләре белән таныш булган бер чыганагы "Idel.Реалии"-га берсен хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай көч куллануда гаепләгәннәр.
Гаепләнүчеләр мәхкәмәдә гаепләрен таныганмы, монысын ачыклап булмаган.
Элегрәк Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
БУ ТЕМАГА: Тольяттида "Баймак эшендә" гаепләнүче өч кешенең мәхкәмәсе башландыСамар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшенең 3 июльдә карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәге билгеле булды.
Тикшерүченең Ишкуәтов, Ишморатов һәм Колмөхәммәтовның эшләрен берләштерү турындагы карарыннан күренүенчә, зыян күрүчеләр Башкортстандагы эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиядә эшли.
Документта "Ишкуәтов, Ишморатов, Колмөхәммәтовның һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан тагын кимендә 69 кеше координаторларның өндәүләренә бирлеп, киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан, анда көч куллану, җимерүләр, эш транспортына зыян китергән, полиция, Росгвардия хезмәткәрләре чылбырын өзрәргә тырышкан, алар тарафына бозлы кар, утын агачы һәм башка предметлар аткан, аларга куллары, аяклары белән суккан, күз яше чыгаручы төтен шашкалары аткан" диелә.
Куәт оешмаларының барлыгы 55 хезмәткәре төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган дип язылган. Моннан тыш, биш транспорт чарасына 224 мең сум күләмендә зыян килгән дип тә белдерелә.
Быел июль аеда Башкортстан хакимиятләре "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең хатыннарына ирләренә "йогынты ясарга" куша, дип хәбәр ителгән иде.
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
Аның фаразынча, "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең "кимендә 50 процентын ахыр чиктә өйләренә җибәрәчәкләр".
— Бөтен кешене дә мәхкәмә аша уздырачаклар, бу эшнең бөтен максаты да шул бит. Тик бөтенесен дә утыртмаячаклар. Гаепләнүчеләрнең яртысын шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәрләр. 30лап проценты җиңелрәк мөддәтләр алыр - мәсәлән колония-яшәүлеккә җибәрерләр. Ә "оештыручылар" һәм "координаторлар" дип атала торганнарын кырыс мөддәтләр көтәдер дип куркам. Әлбәттә, бу фаразлар гына. Чынлыкта исә күпкә начаррак та булырга мөмкин, ди адвокат.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!