Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида "Баймак эшендә" гаепләнүче өч кешенең мәхкәмәсе башланды


Халид Ишкуәтов
Халид Ишкуәтов

3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшенең карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк. Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Азатлык өч фигурант турында тулырак мәгълүмат әзерләде.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уятуда" гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде. Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. Барлыгы 80ләп кеше кулга алынды.

Халид Ишкуәтов

Халид Ишкуәтов тумышы белән Баймак районы Югары Икбай авылыннан, 35 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, электрик һәм монтажчы һөнәрен үзләштергән. Берничә ел Себердә вахтада эшләгән. Хатыны Зәлия белән 11, 10 һәм 2 яшьлек өч бала үстерәләр, Баймак районы Иске Сибай авылында яшиләр. Өченче баласы туганнан соң Халид Себердән кайта һәм Сибай шәһәрендә төзелешкә урнаша. "Халиднең куллары алтын. Ул үз гаиләсе өчен зур йорт җитештерде. Тыныч, йомшак күңелле, балаларын ярата. Безгә ансыз бик авыр, балалар бик сагына", дип язды хатыны Зәлия "Баймак эше" фигурантларына багышланган Телеграм каналында.

Халид Ишкуәтов гаиләсе белән
Халид Ишкуәтов гаиләсе белән

Зәлия сүзләренчә, Халиднең начар гадәтләре юк, биш ел намазда.

"ОВД-ИНфо" язуынча, Баймак районының Иске Сибай авылында яшәгән Халид Ишкуәтовка тентү белән 23 гыйнварда килгәннәр. Икенче көнне аны тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

2024 елның 14 гыйнварында мәхкәмә янына җыелучыларга ачылган административ эшләрне караган Баймак районы мәхкәмәсе карарыннан күренүенчә, Ишкуәтов "полициянең мәхкәмә җирлегеннән китү һәм махсус транспортның чыгуына комачауламау турындагы канунлы таләбен" үтәмәгән. Карарда Ишкуәтовның аңлатмасы да китерелә. Имеш, ул анда "Фаил Алсыновка чыгарылган хөкемнән соң полиция хезмәткәрләренә кар аттым" дип әйткән. Ишкуәтов үзе бу утырышта катнашмаган, сәбәбе әйтелмәгән.

Халидне Административ хокук бозулар кодесының 19.3 маддәсенең 1че өлеше (Полиция хезмәткәренең канунлы таләбенә буйсынмау") нигезендә гаепле дип табалар.

Соңрак аны Уфадагы тикшерү изоляторларының берсенә күчерәләр. Узган атнада Ишкуәтовны Тольяттига җибәргәннәр. Хатыны Зәлия адвокатка һәм Тольяттига бару өчен акча җитмәве, тагын кешеләрдән акча җыярга мәҗбүр булуы турында язды.

Илфат Ишморатов

32 яшьлек Илфат Ишморатов та хатыны Алия белән өч бала тәрбияли. Аны да башта административ хокук бозуда гаепләп, 10 тәүлеккә кулга алалар. Баймак мәхкәмәсе карарында Ишморатов "полициянең мәхкәмә җирлегеннән китү һәм махсус транспортның чыгуына комачауламау турындагы канунлы таләбен үтәмәгән" дип язылган.

Шулай ук ул "гаебен таныган, гамәлләре өчен үкенгән" дип тә билгеләнгән.

Закир Колмөхәммәтов

Закир Колмөхәммәтовка 57 яшь, Зианчура районыннан. Телеграмдагы аңа багышланган чатта язуларынча, ул Байыш районыннан. Хатыны Гөлнара укытучы булып эшли. Туганнары адвокатны үзләре тапкан, "кеше алдында оят" дип акча җыймаска булганнар.

Хатыны сүзләренчә, Закирны 30 гыйнварда Баймакка алып китәләр. Анда мәхкәмә булып, 11 тәүлеккә утырту турында административ карары чыга. Карарда әйтелгәнчә, 17 гыйнварда Колмөхәммәтов "санкцияләнмәгән ачык чарада катнашкан, шуның белән тормыш өчен мөһим объектларның эшчәнлегенә, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәтенә, кешеләрнең торак йортларга һәм дәүләт оешмаларына керү юлына комачаулаган" диелгән.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Колмөхәммәтов "үзенең гаебен таныган, кылган гамәлләре өчен үкенгән", "полиция хезмәткәренә карата физик көч кулланмавы, бер тапкыр кар атуы" турында белдергән.

Хатыны сүзләренчә, соңрак Закирны Уфага алып китеп, җинаять эше ачканар.

Закир Колмөхәммәтов
Закир Колмөхәммәтов

Әлеге өч кешенең җинаять эшендә зыян күрүчеләр дип Путилов Андрей Сергеевич, Стрельников Андрей Геннадьевич и Хакимова Ляйсан Гаязовна танылган.

Шушы ук кешеләр "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән тагын бер фигурант Илшат Ульябаев эшендә дә күренә. Аның эше Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә уза.

Элегрәк "Idel.Реалии" чыганагы "Баймак эшләре" Башкортстаннан читтә каралачак, чөнки хакимиятләр мәхкәмәләр янына тагын халык җыелыр дип курка дигән иде.

Тикшерүченең Ишкуәтов, Ишморатов һәм Колмөхәммәтовның эшләрен берләштерү турындагы карарыннан күренүенчә, зыян күрүчеләр Башкортстандагы эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиядә эшли.

Документта "Ишкуәтов, Ишморатов, Колмөхәммәтовның һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан тагын кимендә 69 кеше координаторларның өндәүләренә бирлеп, киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан, анда көч куллану, җимерүләр, эш транспортына зыян китергән, полиция, Росгвардия хезмәткәрләре чылбырын өзрәргә тырышкан, алар тарафына бозлы кар, утын агачы һәм башка предметлар аткан, аларга куллары, аяклары белән суккан, күз яше чыгаручы төтен шашкалары аткан" диелә.

Куәт оешмаларының барлыгы 55 хезмәткәре төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган дип язылган. Моннан тыш, биш транспорт чарасына 224 мең сум күләмендә зыян килгән дип тә белдерелә.

Җәен тагын өч төркемнең эше мәхкәмәгә җибәреләчәк

"Idel.Реалии" мәгълүматларынча, җәй дәвамында тагын кимендә өч төркем гаепләнүченең эшләре мәхкәмәләргә җибәреләчәк. Беренче төркемгә Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Раят Дәүләтбаев, Дим Бүләкбаев эшләре кергән. Икенче төркемдә Фидан Исмәгыйлов, Шәфкать Үлмәсбаев, Айтуган Китиков, Раян Фәттәхов бар. Өченче төркемдә Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаров.

Аларның барысы да киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаепләнә.

Мәхкәмә утырышларының кайда буласы әлегә билгеле түгел. Русия баш прокуратурасы эшләрне Самардагы 6нчы кассация мәхкәмәсенә җибәргән, ул Башкортстанга якын берәр төбәктәге мәхкәмәне бигеләячәк диде адовкатларның берсе.

"Баймак эшенә" багышланган барлык материаллар безнең сайтта махсус бүлектә тупланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG