"Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!"
Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә калган. Алар авылны саклый, әмма бүген-иртәгә су тагын артса, безгә дә китәргә туры киләчәк, диләр.