Олимпия уеннар башланганчы ук Монголия җыелмасы үзенең киеме белән интернетта мәхәббәт яулады. Төньяк һәм Көньяк Корея спортчыларының бергәләп селфи төшүе тамашачылар күңелен яулады.
Татарстан йә Русия байрагы күтәрелмәсә дә, Париж уеннарында татар милләтеннән булган спортчылар да катнашты. Быелгы олимпиадада барлыгы 8, Казакъстан җыелмасында гына 6 татар спортчысы булуы билгеле. Алдагы җәйге уеннарда татарлар саны утызга якын, Пекиндагы кышкы олимпиадада 15 иде.
Париж 2024 уеннарында кайсы спортчылар татар исемен танытты?
Казакъстан
Шпагачылар ярышларында Руслан Корбанов 15-13 исәбенә Мароккодан Хисам Элькордны җиңеп, 1/8 финалга чыкты. Анда ул элекке олимпия чемпионы француз Ромен Каннонны җиңде. Руслан моңа кадәр өч тапкыр Азия чемпионатында, җиде тапкыр кыйтгаара беренчелектә, бер мәртәбә дөнья чемпионатында призлы урын алган спортчы. Ләкин Париждагы чирекфиналда авыр көрәштә 15-6 исәбенә япон спортчысы Коки Канога оттырды.
Ир-ат такымнары арасында шпага бәйгесендә Казакъстан такымы Маҗарстан белән очрашты. Маҗар такымы 45-30 исәбе белән җиңү яулады. Шулай итеп, Казакъстан такымы быелгы ярышта медальсез калды. Казакъстан такымында Эльмир Алимжанов һәм Руслан Курбанов белән бергә Вадим Шарлаимов һәм Ерлик Сертай чыгыш ясады. Казакъстанның шпагачылар такымы дөньяда иң көчле такымнар рейтингында дүртенче урында тора.
Казакъстанда туган укчы Илфат Абдуллин да шәхси һәм такым ярышларында катнашты. Бу аның икенче олимпиадасы, Токиода узган уеннарда Абдуллин беренче унлыкка кергән иде.
Илфат Инстаграмында татар телендә язмалар да чыгара. Дәү әнисен яратуы турында ул туган телендә дә берничә сүз өстәгән.
Дөнья чемпионатында өч мәртәбә приз яулаган боксчы Карина Ибраһимова 57 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясый. Каринаны спортка әтисе Хәбир Ибраһимов китерә. Бокска кадәр кыз футбол белән шөгыльләнә, бокска 17 яшендә килә. Карина – Азия беренчелеге җиңүчесе, дөнья чемпионатында ике тапкыр бронз, бер тапкыр көмеш медаль яулаган. Казакъстанда танылып килүче спорт йолдызы күп тапкыр милли бәйгеләрдә беренчелек яулый, социаль челтәрләрдә үзен татар дип атый. Тик бу олимпиадада Карина чирекфиналга уза алмады.
Тагын бер татар кызы – Руфина Исхакова – ишкәкчеләр узышында катнаша. Такымдашы Мария Бровкова белән ул 500м узышта чирекфиналга узды.
Олимпия уеннары тарихында беренче тапкыр уза торган брейкинг бәйгесендә дә татар кешесе катнашты. B-Boy Amir тәхәллүсе белән танылган, Русиядә ТНТ телеканалының "Танцы" тамашасында катнашкан Әмир Закиров брекинг буенча күп кенә халыкара ярышларда җиңү яулап өлгергән. Журналистларга ул берничә тапкыр Казаннан туганнары турында да сөйләде. Әлеге бәйге төре өчен Париждагы уеннар олимпиададагы дебют булды. Әмир исә брекинг буенча дөньяның топ-5 исемлегенә керә.
Русия
Русия спортчылары быелгы Олимпиадада да нейтраль статуста чыгыш ясады. Теннисчы Роман Сафиуллин тумышы белән Мәскәү өлкәсе Подольски шәһәреннән, спорт карьерасын әтисе һәм остазы Ришат Сафиуллин кул астында башлаган. Роман дүрт яшендә теннис уйный башлый, хәзерге вакытта дөньяда беренче 50 теннисчы арасына керә.
Үзбәкстан
Мәскәүдә туып-үскән Алисә Фәхретдинова бишле көрәш ярышларында катнаша. 2009 елда Алисә, Русия исеменнән чыгыш ясап, яшьләр арасында дөнья чемпионы булды, 2019 нчы елдан башлап халыкара бәйгеләрдә ул Үзбәкстан данын яклый.
Алисәнең әти-әнисе тумышы белән Татарстанның Буа районыннан. Әнисе Бик-Үти авылыннан, әтисе Яңа Чәчкаптан. Бу турыда Алисә Азатлыкка сөйләгән иде. "Бәләкәй чагымда мин җәйләрен авылда уздыра идем, әмма хәзер бик сирәк кайтыла, чөнки күнегүләрем бик күп", диде ул.
Украина
19 яшьлек йөзүче Ника Шәрәфетдинова өчен бу беренче Олимпиада. 100 метрга аркада йөзүдә Ника ярымфиналга уза алмады. Ника – 2022 елгы Украина чемпионы. 2022 елдан бирле Европа чемпионатларында төрле дистанцияләрдә Украина данын яклый.
Кырымтатарлар һәм уйгырлар
Быелгы олимпия уеннарында шулай ук ике кырымтатар - Руслан Корбанов белән бер такымда чыгыш ясаган шпагачы Эльмир Алимжанов һәм Украинадан боксчы Айдер Абдураимов катнашты.
Париж олимпиадасында Казакъстанга медаль китерүчеләрнең берсе – уйгыр милләтеннән Нариман Корбанов спорт гимнастикасында көмеш медаль яулады. Нариман өчен бу беренче олимпиада булса, Казакъстан өчен спорт гимнастикасында – беренче медаль. Нариманның остазы – әтисе Хөсәнҗан Корбанов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.