АКШ ут эчендә. Джордж Флойд үлеменнән соң чуалышлар бар илгә таралды

46 яшьлек афроамерикан Джордж Флойд 25 майда Миннесота штатының Миннеаполис шәһәрендә һәлак була. Азык-төлек кибете хезмәткәрләре Флойд 20 долларлык ялган банкнот белән түләргә маташты дип полиция чакырта. Полиция хезмәткәрләр Флойдны тоткарлап кулын богаулый һәм җиргә яткыра, ә бер полиция хезмәткәре тезе белән аның муенына баса.

Флойдны тоткарлауны берничә шаһит видеога төшерә. Алар әйтүенчә, афроамерикан бернинди каршылык күрсәтмәгән, бары сулый алмавын әйтеп полиция хезмәткәренең аягын муеныннан алуын сораган. Бераздан Флойд хәрәкәтләнми башлый һәм аңын югалта.

Полиция ашыгыч ярдәм чакыра һәм табиблар Флойдны якындагы хастаханәгә алып китә. Соңрак аның үлеме хәбәр ителә. Полициянең бу гамәлләре Миннеаполиста киңкүләм протестларга сәбәп булды, афроамериканның үлеменнән соң берничә сәгать узуга чуалышлар башлана.

Әлеге хәлгә катнашы булган полиция хезмәткәрләре эштән куыла һәм тезе белән Флойдның муенына басып торган хезмәткәр кулга алына. Протест белдерүчеләр алар эшләгән полиция бинасын яндыра һәм бар шәһәр буйлап машиналарга, кибетләргә ут төртә башлый. Хакимият башта полиция хезмәткәрләренә бу протест белдерүчеләрне тоткарламаска куша. Каршылык күрмәгән протест белдерүчеләр берничә дистә бинага һөҗүм итеп җимерә.

Шулай да берничә тәүлектән шәһәргә Милли гвардия кертелә һәм комендант вакыты игълан ителә. Әмма чуалышлар тынмый гына түгел, башка шәһәрләрдә дә башлана.

1 июнь иртәсенә протест чаралары 40лап шәһәрне, шул исәптән Лос-Анджелес, Майами, Детройт, Филадельфия һәм Вашингтонны биләп ала. Бу шәһәрләрнең барсында да диярлек халыкның шактый өлешен этник азчылыклар, шул исәптән кара тәнлеләр тәшкил итә.

Протест чаралары илнең көньягындагы Джорджия штатына, бигрәк тә аның башкаласы Атлантага да күчте.

АКШ башкаласы Вашингтонда берничә мең протест белдерүче Ак Йортны камап алды. Ул вакытта анда президент Дональд Трамп юк иде, ул Dragon галәм корабын очыруны карарга Флоридага киткән иде. Вашингтонда полиция кешеләрне президент утырмасы яныннан куып тарату өчен күз яшьләндерү газы һәм яктылык-тавыш гранаталары кулланды.

Вашингтонда протест белдерүчеләр, президент Дональд Трампны расистик сәясәт алып баруда гаепләп, Флойд белән булган хәл өчен ул җаваплы диде.

Әмма чуалышларда катнашучыларның күбесе бу вазгыятьне кибетләрне талау өчен файдаланды. Нью-Йорк, Миннеаполис, Лос-Анджелеста һәм башка шәһәрләрдә протест белдерүчеләр бигрәк тә хәмер, көнкүреш техникасы һәм кыйбатлы киемнәр кибетләренә һөҗүм итте.

Бу чуалышлар сәбәпле АКШтагы 40лап шәһәрдә караңгы төшкәч демонстрацияләр уздыру тыелды һәм комендант вакыты игълан ителде. Техас һәм Вирджния штатлары губернаторлары гадәттән тыш хәл тәртибе кертте.

Протест чаралары киңрәк җәелә барганда аларда катнашучылар кара тәнлеләр белән генә чикләнмәде. Хакимият бу протестлар "оештырылган" һәм читтән кызлырыла дип белдерде.

Дональд Трамп чуалышларны "Антифа" радикаль хәрәкәте вәкилләре оештырган дип белдерде һәм бу хәрәкәтнең террорчы оешмалар исемлегенә кертелүе өчен барын да эшләячәген белдерде. "Антифа" хәрәкәте вәкилләре 2017 елда G20 саммиты вакытында Германиянең Һамбург шәһәрендәге чуалышларда катнашкан иде.

Башка белгечләр һәм хакимият вәкилләре бу чуалышларны оештыруда наркокартельләр вәкилләрен һәм чит илләр, шул исәптән Русия агентларын гаепләде.

Протестлар АКШтан Европага да күчте. Берлинда меңнәрчә кеше АКШтагы расизмга каршы демонстрациягә чыкты һәм һәлак булган Джордж Флойдка теләктәшлек белдерде.

Лондонда кешеләр АКШ илчелеге янында җыелып Джордж Флойдның үлеменә һәм президент Трамп сәясәтенә ризасызлык белдерде.

Флойдны искә алучылар бер аяклары белән җиргә тезләнделәр. Бу расизмга каршы протест чараларында кулланыла торган традицион ишарә. Күп кенә спорт йолдызлары, шул исәптән баскетболист Майкл Джордан, футболчылар Әшрәф Хакими, Джейдон Санчо да Флойдка теләктәшлек белдерде.

Associated Press белдерүенчә, соңгы ике көндә АКШта чуалышларда һәм җимерү-талауларда катнашкан кимендә 4 мең кеше кулга алынган. Әмма протест дулкыны әлегә кимеми.

Белгечләр әйтүенчә, бу чуалышлар ноябрь аенда узарга тиешле АКШ президенты сайлавы алдыннан көчләр чагыштырмасына бик нык тәэсир итәргә мөмкин.