Путин: Кырым Русиянең "аерылгысыз" өлеше
Your browser doesn’t support HTML5
Сишәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин Кырымны һәм Акъярны Русиягә кушу килешүен имзалар алдыннан Дәүләт думасының һәм Федерация шурасының берләштерелгән утырышында чыгыш ясап парламентның моны хуплаячагына шикләнмәвен белдерде. Минут саен диярлек көчле алкышларга күмелгән шушы чыгышында Путин “кешеләрнең күңелендә һәм аңында Кырым һәрвакыт Русиянең аерылгысыз бер өлеше булды һәм булып кала”, диде.