Путин очкыч фаҗигасен сәяси максатларда кулланмаска чакыра
Your browser doesn’t support HTML5
Русия президенты Владимир Путин, сәясәтчеләр Малайзия очкычын бәреп төшерүне "үзләренең тар шәхси мәнфәгатьләрендә" кулланмасын, диде. Русия һәлакәт урынында халыкара тикшерүчеләргә эш шартлары булдыру өчен кулыннан килгәнне эшли, диде Путин 21 июль ясаган чыгышында. Һәлакәттә ул Украина хакимиятләрен гаепләде. "Украина сепаратистларга каршы 28 июль көнне хәрби чара башламаган булса, фаҗига булмас иде", диде Путин.