Бүген 5 ноябрьдә Урыс телен һәм Русия халыкларының башка телләрен саклау шурасы утырышы үтте. Анда Русия президенты Владимир Путин урыс телен алга сөрү һәм аңа ярдәм итү дәүләт сәясәтенең нигезләре өлгесен әзерләргә кушкан. Бу хакта, "Новости" агентлыгы җиткерә. Моны ул президент хакимиятенә һәм шурага йөкләгән.
Путин урыс теле — илнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрнең берсе, ә аңа һәм Русия халыкларының башка телләренә ярдәм итү — хакимиятләрнең өстенлекле бурычларының берсе, дип искәрткән. Ул урыс теленнән бердәм дәүләт дәреслекләре булдыру фикерен хуплаган.
Путин Русиядә яшәүче мигрантларның урысча белүе мәсьәләсенә дә кагылган. Ул Русиягә акча эшләргә килүчеләр өчен урыс телен белү белән бәйле гомуми кагыйдәләр кирәк дигән. Миргантларның урыс телен белмәүче яки аз белүче балалары белән эшләү өчен бердәм федераль алгоритм булдыру кирәклеген әйткән.
2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтәчәк, диде.
Ә быел Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде.
Шул ук вакытта Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим итәләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән. "Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту — "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!