Путинның хакимияттә утыруына 25 ел

Владимир Путин, 2003 ел

Владимир Путин Русия белән инде 25 ел идарә итә. 1999 елның 9 августында Ельцин аны премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләде, соңрак үзенең варисы дип атады. "Ул илнең юлын радикаль рәвештә үзгәртте" ди сәясәт белгечләре. Путинның 25 елы турында видео һәм инфограм тәкъдим итәбез.

Your browser doesn’t support HTML5

"Путин хакимияттән китә алмый"

1999 елда Путин Русия премьер-министры булып билгеләнде. Шул вакыттан бирле менә инде 25 ел ул әле премьер, әле президент булып хакимияттә утыра. Путинның дәверен хәзерге вакытта хакимияттә утырган кайбер башка җитәкчеләр белән чагыштырдык.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.