Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән Гайнетдин мөфтигә каршы язылган әләкләргә карата фикерләре белән уртаклаша.
Русиядә яманаты таралган, кайберәүләр хәтта һөнәри исламофоб дип атаган Роман Силантьевның Диния нәзарәте һәм аның җитәкчесе Равил Гайнетдингә каршы оештырган чираттагы җәнҗалы бу юлы зурга китте, ахрысы. Русиянең төп рәсми ислам структурасын тыярга һәм юкка чыгарырга кирәк дигән өндәүләргә Украина сугышын пропагандалаучы карагруһ активист Егор Холмогоров та кушылды. Аның шушы өндәмәсен "Сыны монархии" дигән бер маргинал Telegram-каналы да яклап чыкты, аңа 75 меңләп кеше язылган.
БУ ТЕМАГА: "Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорыйБу юлы Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновны Көнбатышка һәм Киевка эшләүдә, русофобиядә, хәтта террорчылыкта һәм Конституция нигезләрен какшатуда гаепләп чыктылар. Холмогоров "канун хезмәтчеләре"н (урыс телендә аларны "охранка" дип тә атыйлар) Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен җаваплылыкка тартуга өнди, сәбәбе бик үзенчәлекле — Гайнетдин структурасы Русияне "урыс" дәүләте итеп кенә танудан баш тарта һәм татарның "кече кардәш", ягъни "младший брат" роленә генә канәгать булмавын белдерә.
БУ ТЕМАГА: Дамир Мөхетдинов: Русия тарихында татар һәм башка халыкларның урыны инкяр ителәМөселман дәүләтләре җитәкчеләре өчен дә, Русия эчендәге эш өчен дә Гайнетдиннең зур кирәге юк дисәң дә мөмкин
Шушы кампания башында Русиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тора дигән фаразлар бар. Чынбарлык шуны күрсәтә — башкала мегаполисын мөселман гыйбадәт йортларыннан һәм ислам активлыгының башка "традицион булмаган" (хакимият билгеләгән кысаларда гына эшләмәгән) формаларыннан чистарту эшен нәкъ менә ул алып бара. Моның өчен ул хәтта "Русские общины" дигән төркемнәргә легитим статус та биргән. Сүз уңаеннан, күптән түгел Бастрыкин, инде шактый карт булуына карамастан, үз вазифасына яңадан билгеләнде — моның өчен хәтта махсус рөхсәт итә торган канун кабул ителде.
Бу, әлбәттә, Гайнетдин һәм аның тарафдарларына беренче янау түгел. Тик хәзер аларның хәлен илдәге сәяси вазгыять катлауландыра.
Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте нишли ала соң? Гасырлар буе уңышлы гына эшләп килгән "аңгырага сабышу" стратегиясе — кайберәүләр аны "татарның хәйләкәрлеге" дип тә атый — хәзер ул кадәр үтемле түгел. Хакимиятнең төрле катламнарында булган авырлыклар һәм каршылыкларда уйнау мөмкинлеге елдан-ел кими. Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр һәм Русия мөселманнары үзаңының артуы кебек сәяси факторларны да элекке дәрәҗәдә кулланып булмый.
Мөселман дәүләтләре җитәкчеләре өчен дә, Русия эчендәге эш өчен дә Гайнетдиннең зур кирәге юк дисәң дә мөмкин. Русия мөселманнарының, пар чыгарып, хәйләкәр уфылдавы инде хакимияткә кирәк түгел. Бигрәк тә сугыш шартларында. Мәскәү ил эчендәге вазгыятьне болай да тулысынча контрольдә тота.
РФ мөселманнарының Диния нәзарәте — ул узган чорның мирасы, ирекле 90нчы елларның нәтиҗәсе
Мәскәү түрәләренең Гайнетдин, Диния нәзарәте кебек "йомшак куәт" кораллары белән кызыксынуы суына. Аларга арбадагы бишенче тәгәрмәчкә караган кебек карый башлыйладылар.
Хәзер катлаулы конструкцияләр һәм комбинацияләр чоры түгел. Сугыш чорында, ак белән кара төсләр генә булган чакта, фәкать без һәм фәкать алар, дошманнар, гына бар — соры төсләргә урын юк. Силантьев һәм аны үз рупоры итеп куллана торган затлар моны бик яхшы аңлый һәм югары җитәкчелекне "ваһһабчыларны бетерергә кирәк" дип үгетли. "Ваһһабчылар" бу очракта — Мәскәү җәмигъ мәчете комплексының югары кабинетларында утыра торган шәхесләр.
Русия Диния нәзарәтендә исә, әлбәттә инде, бу юлы да барысы да җайланыр дип уйлыйлардыр. Тагын берәр нәрсә килеп чыгар да, хакимиятнең игътибары башка якка юнәлер дип өметләнәләр, димәк, алга таба да "партиянең генераль линиясе белән бергә чайкалырга" мөмкин булачак дип уйлыйлар. Вакыт-вакыт — мөмкинлек чыкканда — кайбер мәсьәләләргә карата мөстәкыйль фикер дә белгертергә шанс булачак дип үзләрен тынычландыралар.
Хәзер килеп туган вазгыятьнең асылын аңлар өчен, шуны киртләп кую мәслихәт: Гайнетдин җитәкләгән Диния нәзарәте — ул узган чор мирасы, ирекле 90нчы елларның нәтиҗәсе. Нәзарәт — системның өлеше түгел, әмма ул — дәүләт системына җайлы гына кереп, шунда урнашып кала алган бер элемент.
Русиянең мөфтиләр шурасы — дәүләттән башка барлыкка килгән оешма. Моны онытмаячаклар.
Бу яктан караганда, Гайнетдин һәм аның тарафдарлары хакимиятне шыпырт кына сүгә торган, әмма аңа хезмәт итүче "систем либералларын" яки "буржуаз белгечләрне" хәтерләтә: мәсәлән, большевиклар андыйларны хакимияткә килгәч тә кулланырга мәҗбүр булды — чөнки "пролетар" кадрлар әзер түгел иде әле.
Андый структуралар һәм төркемнәр, әлбәттә инде, җитәкчелеккә каршы чыкмый, алар аны хуплап килә. Шулай да, алар — хөкүмәт кешеләре түгел, дәүләт аларга азмы-күпме ирекле булу мөмкинлеген дә бирергә мәҗбүр булган иде. Соры костюмнар киеп йөри торган "ихтирамлы кешеләр" моны аңлый, һәм шуңа күрә дә аларга уңайсыз, алар шушы көчсез булу минутларын тизрәк онытырга, аларны юкка чыгарырга тели.
БУ ТЕМАГА: "Православ чекистлар" Гайнетдиннең Мөфтиләр шурасын яптыртмакчыРусиянең мөфтиләр шурасы — дәүләттән башка барлыкка килгән оешма. Аны заманында "рәсми мөселманнарның" яшь һәм актив өлеше төзегән. Ул — яшәү өчен көрәшкән, дәүләт машинасының әкренәйгән чагында аякка баса алган оешма. Моны онытмаячаклар. Гайнетдин һәм аның оешмалары, аның фикерләре хакимияттәге фигураларга ничек кенә лояль булмасын, Мәскәү Кирмәнендә ул беркайчан да тулысынча үз кеше була алмаячак.
Шуңа да Русиянең мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте хәзер тагын да ныграк урыс милләтчелегенә бирелгән хакимият өчен онытырга тиешле бер мираска әйләнә бара. Гайнетдиннең легитимлыгы — Путин тарафыннан бирелмәгән, аның легитимлыгы үзгәртеп кору чорына, Советлар берлеге җимерелгән елларның иреклегенә барып тоташа. Гайнетдин мөфтияте дәүләт барлыкка китергән башка мөфтиятләрдән нәкъ менә җәмәгать структурасының минималь элементлары булуы белән аерылып тора.
Русия мөфтиләр шурасы кебек оешмаларның иң зур фаҗигасе шул: алар яңа чынбарлыкка карата мөнәсәбәтләрен ахыргача формалаштыра алмыйлар
Гайнетдин командасы Русия мөфтиләр шурасының эффектив, ачык, чын, тере оешма булуын бик оста кулланып килде. Бу оешманы — башка мөфтиятләрдән аермалы буларак — азмы-күпме гади халык та, гади мөселманнар да, хәтта активистлар да белә һәм хөрмәт итә. Шушы хөрмәтне Русия мөселманнарының Диния нәзарәте хакимият белән сатулашуларда актив файдаланып килде — хакимият исә аңа азмы-күпме мөстәкыйль булып торырга рөхсәт итеп торды.
Әйе, Гайнетдин структурасы, тулаем алганда, аңа бирелгән вазифаны шактый сыйфатлы үти. Һәрхәлдә технократларның аңа карата сораулары булырга тиеш түгел. Мәсьәлә башкада: 2022 елның 24 февраленнән соң Русия дәүләтенең асылы шактый үзгәрде - Мәскәү Кирмәненең милләтчел идеологик ягы һәм шуңа бәйле шовинистик сәясәткә ихтыяҗы артканнан арта гына бара.
Бәлки, Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте — дәүләт белән берләшкән, әмма азмы-күпме мөстәкыйль булып кала алган соңгы шундый оешмадыр. Шулай да, Гайнетдин структурасының да вакыты чикләнгән булырга тиеш.
Хәер, ул үзе дә бар нәрсәне бик яхшы аңлыйдыр. Үзе дә 1937 елда булган "ЦДУМ эше" белән таныштыр. Алай гына да түгел: Сталинның ничек итеп режимга лояль булган мөфтиятне җимерү тарихын Гайнетдин оешмасында хәтта китаплар итеп бастырып та торалар.
Тик Русия мөфтиләр шурасы кебек оешмаларның иң зур фаҗигасе шул: алар яңа чынбарлыкка карата мөнәсәбәтләрен ахыргача формалаштыра алмыйлар. Алар һаман да тормыш кире үз җаена кайтыр дип өметләнә, чөнки хәзер бөтен нәрсәне ташлап китсәләр, чирек гасыр дәвамында җыелган мирасларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә китәселәре килми, чөнки хәлләр тынычланса, алга таба да "рухи идарәче" булып рәхәт кенә яшәргә мөмкин бит.
Икенче яктан, бик күп нәрсә Русия мөфтиләр шурасының чоры тәмамланып килүенә ишарә итә: Гайнетдин структурасы кызыл сызыкны инде узган, хәзер фәкать "партия алдында чишенәсе генә" калды. Хәзерге чорда бу — җыелган активларны тыныч кына хакимият кулына тапшырып, язмышыңны көтеп утыру дигәнне аңлата.
Силантьев белән Холмогоров ишеләр Гайнетдин структураларының тере, актив, чын булуына ачулана. Гайнетдин оешмалары да илдә килеп туган вазгыятьне бик яхшы аңлый.
Силантьев та, Холмогоров та аларның әләкләре бу юлы югарыдагы түрәләр өчен яхшы этәргеч (триггер) булыр дип өметләнә (алар үзләре исә, әлбәттә инде, берни дә хәл итә алмый). Алар чыннан да Гайнетдин оешмасын юк итәргә тырыша. Президент администрациясе яки ФСБдан шалтыратып, Гайнетдингә кисәтү генә ясауларга алар инде риза түгел.
Ринат Мөхәммәтов, бәйсез журналист
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!