Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорый


Равил Гайнетдин, Роман Силантьев
Равил Гайнетдин, Роман Силантьев

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакыра. Ул шундый тәкъдим белән Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Мөфтият бу белдерүгә әлегә җавап кайтармады.

19-21 сентябрьдә узачак җыенда киләсе биш елга мөфтине сайларга җыеналар. Сайлауда бердәнбер намзәт — Равил Гайнетдин.

Роман Силантьев үз мөрәҗәгатен урыс милләтчеләре һәм православ активистларының төркемнәре таратты. Анда ул мөфти Равил Гайнетдингә буйсынган оешмаларны "илдә иң криминальләшкән дини оешмалар" дип атый. Аныңча, мөфтият Русиядә теркәлгән мөселман җәмгыятьләренең 7-9%ын контрольдә тотса да, аларның криминалда катнашуы башка мөселман оешмаларына караганда ешрак күзәтелә.

Силантьев мөфти Гайнетдинне русофобиядә дә гаепли. Шушы сүзләрен ул мөфтинең җирле халык турындагы тәнкыйти белдерүләренә, мисал өчен, эчкечелеккә бирелүе хакындагы сүзләренә нигезләргә маташа. Силантьевка Гайнетдиннең мигрантларны тырыш дип мактавы да ошамый. Шулай ук ул мөфти ваһһабиләрне яклый, "Нурчылар" сектасы һәм төрек дин әһеле Фәтхулла Гүлән эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтә, дип бара. Болар барысы да, Силантьев фикеренчә, русофобия күрсәткечләре.

Мөселманнар арасында үзе исламофоб буларак танылган Силантьев шулай ук Мөфтиләр шурасына караган башка мөфтиләр Русиядә тыелган дини оешмаларны яклый дип исәпли. Бу уңайдан ул Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсовны мәчеттә "Таблигъ Җәмәгате" хәрәкәтенә корылтай үткәрергә рөхсәт бирүдә, Равил Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдинне "Ислам дәүләте" пропагандасын хуплауда гаепли.

Аныңча, бүген Мөфтиләр шурасындагы 41 дин әһеле экстремистлар һәм террористлар сафына күчкән. Тик Силантьев шушы гаепләүләренә дәлилләр китерми.

Роман Силантьев
Роман Силантьев

— Әгәр (мөфтият) тарафдарлары даими рәвештә нәфрәт уяту, террорчылыкны аклау һәм финанслау, шулай ук авыррак җинаятьләр өчен гаепләнә икән, бу бөтен оешманы тыю өчен төп аргумент булып тора. Мөфтиләр шурасы – Русия Диния нәзарәтененең гадәти әгъзалары гына түгел, мөфти дәрәҗәсендәге рухи лидерлары массалы төстә экстремистик һәм террористик җинаятьләрдә катнашканга күрә, әлеге оешмаларны экстремистик дип тану өчен җитәрлек нигез бар дип саныйм, — дип яза Роман Силантьев.

Аның бу мөрәҗәгате Русия Диния нәзарәте Корылтае алдыннан чыкты. 19-21 сентябрьдә узачак җыенда киләсе биш елга мөфти сайларга җыеналар. Сайлауда бердәнбер намзәт — инде телгә алынган Равил Гайнетдин. Корылтайга танылган дин әһелләре, дәүләт вәкилләре чакырулы.

Силантьевның мөрәҗәгатенә Русия Диния нәзарәтеннән рәсми белдерү булмады. Мөфтият Азатлык Радиосы "теләнмәгән оешма" булу сәбәпле аңа мәгълүмат бирә алмыйбыз дип кенә әйтте.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Силантьевның мөрәҗәгатен Равил Гайнетдингә басым ясарга тырышу дип кабул итәргә кирәк.

— Силантьев күптән мөселманнарга каршы көрәш алып бара. Ул хәтта ки шушы көрәшендә куәт структуралары белән тыгыз эшләвен дә яшерми. Шуңа да мөселманнарга һәм мигрантларга барган басымны шул сәясәтнең бер чагылышы буларак кабул итәргә мөмкин. Равил Гайнетдин үзен бераз мөстәкыйль тотарга тырышты. Тәлгать Таҗетдин яки Әлбир Крганов кебк башка мөфтиләр белән чагыштырганда ул үзен автоном тота. Шуңа күрә Силантьевлар һәм башкалар аңа теш каера.

Ни өчен бу нәкъ Гайнетдин мөфтиятеннән башланган? Ул бүген Русиядә рәсми оешмалар арасында мөмкин булган дәрәҗәдә иң актив, нәтиҗәле һәм ачык мөфтият булып кала.

Шулай да бу мөрәҗәгатьтәге таләпләр тормышка ашар дип уйламыйм. Алга таба да куркыту һәм басым ясау омтылышы булачак. Бәлки Гайнетдиннән сәләфизм, экстремизмга каршы сүзләр һәм Украинадагы хәрби операцияне, Путин сәясәтен хуплыйбыз, дип әйттерерләр.

Айсин фикеренчә, мөфтиятне тыю һәм ябу әлегә мөмкин түгел.

— Ничек кенә булмасын, Равил Гайнетдин — шул систем кешесе. Дөрес, ул Таҗетдин кебек хакимият белән тыгыз эшләми. Элегрәк ул мигрантларны да яклады. Таҗетдиннәр, Кргановлар, Татарстан мөфтие — алар тулаем рәвештә Урыс православ чиркәве белән "Урыс дөньясы" проектын алга сөрә. Хәтта аларның өстенлеген танырга әзерләр, — диде ул.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов язуынча, бу мөрәҗәгатьтән соң мөселман әһелләре арасында "ЦДУМ эше" кебек 1937 елгы репрессияләрне искә алулар ешайган. Алга таба "СМР-ДУМ РФ эше" барлыкка килү ихтималын да юраучылар бар ди ул.

Мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте (ЦДУМ) эше – үзара бәйле ике процесс. Ул 1936-1938 елларда НКВДының үзәк диния идарәсе җитәкчеләренә ялган, уйдырма гаеп тагып ачыла. Аларны "Совет хакимиятенә каршы шымчы вә диверсия оешмасын" булдыруда гаеплиләр. Оешма җитәкчеләре булып эш ачылганчыга кадәр берникадәр элек кенә вафат булган Диния идарәсе башлыгы Риза Фәхретдин һәм Кашаф Тәрҗеманов күрсәтелә. Тикшерүчеләр фикеренчә, алар дини идарәне ябып, мөселманнарда совет хакимиятенә каршы нәфрәт уятырга тели. Моннан тыш Япония, Германия, Финляндиядә аклар ягында булып, эмиграциядә яшәгән милләттәшләре белән бәйләнештә торучылар контрреволюцион пропаганда алып баруда гаепләнә. 30 кешедән артык гаепләнүчене Мәскәү һәм Уфа шәһәрендә хөкем итәләр. Аларның күпчелеген атып үтерәләр, кайберләре, шул исәптән Риза Фәхретдиннең ике улы да төрмәдә вафат була.

— Әлбәттә, бу кисәтү, — дип ачыклык кертте Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына. — Аңлашыла, Силантьев үзе эшне ахырга кадәр җиткерергә, мөфтиятне тыярга һәм аның төп дин әһелләрен төрмәгә утыртуга ирешергә әзер. Эш шунда ки, Силантьевны үз рупоры кебек кулланучы көчләр үзләре моңа никадәр әзер? Алар үз җитәкчеләреннән ризалык ала алырмы, яки кисәтү генә ясалырмы — бу хакта фикер алышырга мөмкин. Ни генә булмасын, бу хәвефле кисәтү.

Ни өчен бу нәкъ Гайнетдин мөфтиятеннән башланган? Ул бүген Русиядә рәсми оешмалар арасында мөмкин булган дәрәҗәдә иң актив, нәтиҗәле һәм ачык мөфтият булып кала. Мөфтиләр шурасы бюрократик оешма кебек түгел, һәрвакыт иҗтимагый оешма элементлары белән эш итте. Шуңа күрә бу даирә Русия силовикларындагы исламофобия лоббиен борчып килә. Бу берүк вакытта башка мөфтиятләргә дә бер кисәтү булып тора.

КЕМ УЛ — РОМАН СИЛАНТЬЕВ?

Роман Силантьев — мөселман җәмәгатьчелегендә исламофоб буларак билгеле, шул ук вакытта үзен "ислам белгече" дип атаучы, карагруһ карашлары белән киң танылган урыс-православ вәкиле. Ул рәсми төстә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәген җитәкли.

Силантьев Мәскәү дәүләт лингвистика университетының деструктология лабораториясенә мөдирлек итә. "Медуза" аны "деструктология" дигән уйдырма фән уйлап чыгаручы һәм конспирология тарафдары дип атый һәм ФСБ белән тыгыз элемтәләре турында сөйли. Сүз уңаеннан, 2016 елда Силантьев диссертациясенең шактый гына плагиаттан торуы ачыкланды.

Силантьев элегрәк тә Русия мөфтиләр шурасын ябарга чакырды. 2016 елда шундый тәкъдим белән чыкты.

Соңгы ике дистә елда ул медиада татарларга, мөселманнарга каршы фикерләр җиткереп тора. 2010нчы елларда ул "православлар белән тыныч кына яшәргә теләмәүчеләр алар белән яшәвен туктата ала", дип белдерде һәм бер гасыр элек урыс карагруһлары әйткән кебек Русиядәге мөселманнарга янә "Русиядән китегез!" дигән тәкъдим ясады.

Роман Силантьевның мөфти Равил Гайнетдин белән низагы күптән дәвам итә. 2010 ел ахырында Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов тарафыннан оештырылган "Бөтенрусия мөфтияте" артында торуда Гайнетдин нәкъ менщ Силантьевны гаепләгән иде. Ул аларны "кесә" һәм "курчак" мөфтият дип атады.

Силантьевның Русия мөфтиләр шурасын ябарга чакыруы элегрәк тә булды. Шундый тәкъдимен ул 2016 елда ясаган иде. Ул вакытта мөфти Равил Гайнетдин урынбасары Дамир Мөхетдинов Силантьев чиркәү җырын җырлый дип белдерде.

Мөхетдинов сүзләренчә, Силантьев — галим кеше түгел, ул рәсми рәвештә чиркәүдә хезмәт итә. Силантьев Русиянең җәмәгатьчелек кырында президент Владимир Путин канаты астында ныгыган "православ чекистлар" төркеме вәкиле булып тора, алар кушуы белщн эш йөртә һәм белдерүләрен дә шул максатларда ясый дигән фикер дә бар, дигән иде ул.

2016 елда Силантьев Равил Гайнетдинны "сатлыкҗан", ә Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Ашировны "җинаятьче" дип атады.

Роман Силантьев ваһһабиләр мәсьәләсен даими күтәреп тора. 2014 елны ул Русиядә ваһһабчылыкны тыя торган канун кабул итәргә вакыт җитте дип белдергән иде.

Публицист Харун Сидоров фикеренчә, Силантьев алга сөргән "традицион ислам"ның төп үзенчәлекләре — урыс дәүләтен тулысынча хуплау, аның өчен үз дини кардәшләреңә каршы да сугышырга әзер булуны һәм илдә урыс православ чиркәвенең өстенлеген тану.

Силантьев Татарстан, Башкортстанга да каныгырга ярата. 2015 елда ул Татарстанны Русиядәге иң русофоб төбәк дип атады. Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Татарстанда җитәкчелек тарафыннан мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләре укытуга ирек бирелмәве турындагы сүзләреннән соң, ул, "баш атакайны" да уздырып җибәреп, төрле янаулар да яудыра башлаган иде. Мисал өчен ул "Татарстан мәктәпләренә атакайлар белән киләчәкбез", дип тә чыгыш ясады.

2022 елда Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл куяр алдыннан ханбикәне "Татар Бандерасы" дип атау кампаниясе башланды. Русия мөселманнары диния нәзарәте бу низаг артында кем торуын чамалыйбыз дип, Роман Силантьевка ишарә ясаган иде.

Роман Силантьев Мәскәү тарафыннан оештырылган "православ татарлар" хәрәкәте эшендә дә актив катнашып килде. 2019 елда ул Мәскәүдәге православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова уздырган җыенда православ татарларның артуы турында сөйләде.

2017 елда тарихчы Дамир Хәйретдиновның Түбән Новгород татарлары турындагы докторлык диссертациясе яклаудан алынды. Яклау алдыннан гына Роман Силантьев, бу фәнни хезмәттә православларга карата нәфрәт уяту бар, дип шау-шу тудырган иде. Урыс халык җыены вәкиленә "татарларга төрле алдау юлы һәм акчалар тәкъдим ителеп православие тагылган" дигән сүзләр ошамаган булып чыкты.

Роман Силантьев Мәскәүдә яңа мәчетләр салуга өзлекле рәвештә каршы чыгышлар ясап тора. 2023 елда ул хәтта бу турыда ачыктан-ачык ялган белдерү ясады: мөфтият Мәскәүдә 49 мең кешелек мәчет төзелеше башлады дип сөйләде, гәрчә бер мөфтият тә, башка рәсми оешма да моны расламады. Бу мәчетнең төзелеше турында бүгенгә кадәр берни билгеле түгел.

Алты елга хөкем ителгән режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчук эшендә экспертизаны да Роман Силантьев үткәргән булып чыкты. "Финист Ясный Сокол" пьесасына ясалган экспертизада аның "радикаль исламизм" һәм "радикаль феминизм пропагандасы" күргәне ачыкланды. Беркович һәм Петрийчук алты елга хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG