Республика көнеме, әллә Мәскәүне канәгатьләндерү көнеме?

Башкортстан байрагы һәм харитасы

1990 елның 11 октябрендә Башкортстан Югары Шурасы республиканың суверенитеты турында декларация кабул иткән иде. Шуннан бирле бу көн республика һәм суверенитет бәйрәме буларак бәйрәм ителеп килде. Быел исә бер төркем башкорт активисты 11 октябрьне Республика түгел, ә "колония көне" дип билгеләп узарга чакырды. Мәсәлән, эшен читтә алып барган "Башкорт милли комитеты" дигән оешма бу көнне шулай атап, игътибарны Башкортстанның бүгенге хәленә юнәлттерергә тели. Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов "Башкортстан "суверенитеты"ның хәзерге төп символы — Украина сугышыннан туктамый кайтарылган мәетләр" дигән фикер белдерә.

Башкортстанның, күрше Татарстанга ияреп үзенең дә дәүләт суверенитетын игълан итүе — федерализм өчен, бөтен Русия тарихы өчен гаять мөһим, хәтта символик мәгънәгә ия вакыйга булды.

1990 елның августында РСФСРның Югары шура рәисе Борис Ельцин канатлы гыйбарә булып киткән "суверенитетны күпме йота аласыз — шул хәтле алыгыз" дигән сүзләрен нәкъ менә Уфага килгәч әйткән иде.

Бу бар Русиядә зур шау-шу куптарды һәм ул бүген дә дәвам итә — унитарист караштагылар Ельцинның бу белдерүе Русия бөтенлегенә янаган проблемнар китереп чыгарды дип саный: янәсе нәкъ менә Ельцин — шушы сүзләрне әйтеп — "суверенитетлар парадын" башлап җибәрде. Башкалар (андыйлар күпкә әзрәк булды), киресенчә, ярым-шаяру белән әйтелгән бу җөмлә халык массаларына үтеп керә алды, барлык халыклар да ирекле үзбилгеләнүгә хокукы булган яңа, демократик һәм федератив Русиянең нигезен тәшкил итте дип уйлады.

Чынлыкта исә Ельцин белдерүе артындагы төп сәбәп — аның ул чактагы СССР президенты Михаил Горбачев белән көрәшендә. Икесе дә инде җимерелеп барган Советлар Берлегендәге автономияләрне мөмкин кадәр үз ягына күндерергә тырышты.

Чын инанулары дәрәҗәсендә Ельцин, әлбәттә, демократ та, федералист та булмады. Ул сәяси реалист иде. 1990 елның августында Ельцинга популизм кирәк булды — һәм ул шул максатта үзгәртеп кору чорының иң батыр һәм хәтта радикаль шигарләрен куллана алды.

Кызганыч, Русиядә әхлак белән принципларга ул вакытта да, хәзер дә артык игътибар итеп тормадылар һәм тормыйлар. Һәм бу соңрак Русия халыкларына чираттагы тапкыр китереп сукты да.

Милли төбәк лидерлары — шул исәптән Башкортстандагы Мортаза Рәхимов та — баштарак шикләнде. Әмма соңрак — ГКЧП фетнәсе килеп чыкмагач — 1991 ел азагында СССР язмышы хәл ителгән чакта да, 1993 елның октябрендә парламент кризисы чорында да бу лидерлар Борис Ельцин белән килешүне, дустанә нейтралитет алу позициясен сайлады.

Киләсе берничә елда булган хәлләрне искә төшерсәк, бу адымны ялгыш яки уңышсыз дип әйтеп булмый: бигрәк тә Башкортстан һәм башка милли республикалар элиталары өчен. Моңарчы тавышы-тыны чыкмаган төбәкләрнең партократлары зуррак мөстәкыйльлек турындагы карарларын үзләре өчен чын хакимияткә әйләндерә алды. Алар 1990нчы елларда яулаган суверенитетларны үзләре һәм балалары өчен миллиардларча сумлык байлыкка, мөлкәткә алмаштырды. Мәскәү моны күрә торып берни дәшмәде, билгеле.

Алай гына да түгел, 1990нчы еллар азагында Башкортстан президенты Рәхимов та, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә шуның кадәр көчәйде ки, алар хәтта үзләренә бөтен Русияне "буйсындыру" турында хыяллана башлаган иде. Алар икесе дә Кремль кәнәфиләренә үрелгән Лужков-Примаков альянсында алдынгы фигуралар булды.

Әмма хакимияткә Владимир Путин килде. Шуннан соң инде милли республикаларның тоткан урыны шактый тотрыксыз булганы аңлашылды. Башкортстандагы һәм Татарстандагы режимнар чын мәгънәдә оешкан милли хәрәкәтне максатчан рәвештә бастыра, сүтә башлады — ә бит Путин ул чакта әле тулы көченә эшли дә башламаган иде.

Милли республикаларның режимнары — үз куллары белән халыкны үзләреннән читләштереп — яңа чор таләпләрен күтәрә алмады. Шул ук Рәхимов, мәсәлән, Башкортстан президенты кәнәфиеннән 2010 ел июлендә китәргә мәҗбүр ителде.

Кайчандыр чын федерализм һәм төрле халыкларның һәм төбәкләрнең үзбилгеләнүе өчен көрәш символы булган, гайре көчле һәм хәтта гайрәтле милли республика — Башкортстан — елдан-ел гап-гади Уфа губернасына әверелә бара. Хәзер ул — Романовлар чорындагы кебек — Мәскәү түрәләренең милитаристик һәм экспансионист амбицияләрен канәгатьләндерер өчен аларны җирле "туп ите" белән дә тәэмин итә башлады.

Азатлык Радиосы ачыклаганча, Башкортстан да, Татарстан да Украина сугышында һәлак булган ирләр саны ягыннан — Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарда. Бу саннар "Медиазона" тарафыннан да раслана. Нәкъ менә шушы статистика Башкортстан Республикасы "суверенитеты"ның чирек гасырлык юбилеен тасвирлый торган иң яхшы иллюстрация булып тора да.

БУ ТЕМАГА: Татарстаннан һәм Башкортстаннан Украина сугышына китеп һәлак булган хәрбиләр саны 6 меңнән арткан

Активистлар хаклы — "суверенитет" сүзе нәкъ менә куштырнакларда язылырга тиеш.

Ринат Мөхәммәтов, бәйсез журналист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!