Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан һәм Башкортстаннан Украина сугышына китеп һәлак булган хәрбиләр саны 6 меңнән арткан


Украинадагы сугышка Башкортстаннан китүче хәрбиләр, архив фотосы
Украинадагы сугышка Башкортстаннан китүче хәрбиләр, архив фотосы

Азатлык ачык чыганаклардан Татарстаннан 2855 үлемне, Башкортстаннан 3160 үлемне табып раслый алды. Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.

Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышының беренче көннәреннән һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Бүген, 10 октябрь көнне бу исемлектә ике республикадан үлгән хәрбиләр саны 6 меңнән артты. Хәбәр язылу вакытына ике республикадан 6015 үлемне раслап булды.

23 августта ике республикадан сугышта үлгән хәрбиләр саны 5 меңнән арткан иде. Шулай итеп, соңгы 50 көндә Азатлык тагын меңнән артык үлем очрагын раслый алды.

Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Шуңа журналистлар үлемнәр турында мәгълүматны рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплый. Чын саннар күпкә зуррак була ала.

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап – беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан – икенче.

Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрнең чамасыз күп булуының төрле сәбәпләр атый. Алар арасында сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур түләүләр вәгъдә итү, административ ресурс куллану, социаль тигезсезлек һәм башкалар. Ике республиканың җитәкчелеге дә Кремль алдында зур уңышларын күрсәтергә тели, дигән фикер дә бар.

— Кайберәүләр үзенең төп максаты булып сугышка мөмкин кадәр күбрәк кешене җибәрүне күрә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләдә Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка нык охшаш – алар Украина сугышы үзләренең шәхси "пиар-проектлары" иткән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да фронтка күбрәк кеше җибәрү узышында катнашырга үз максатлары бар, күрәсең. Бүгенге көндә Кремльдән югары бәяләмә алуның бердәнбер мөмкинлеге – сугышка мөмкин кадәр күбрәк "туп итен" җибәрү, — дип сөйләде Азатлыкка активист һәм тикшеренүче Мария Вьюшкова.

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә бу проблемны Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам. Минемчә, Мәскәүдән билгеле таләпләр, күрсәтмәләр төшерелә: әйтик, Татарстаннан, Башкортстаннан шулкадәр контракт төзелергә тиеш, сугышка шулкадәр кеше китәргә тиеш, — дип саный ул.

  • Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Башкортстан да калышмый. Республикада танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
  • Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме – сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG